Минзәлә районы Иске Иркәнәш авылы аккаунтында шушы авыл җирлегенә кергән Тегермәнче авылы егете Айзат Мифтаховның һәлак булуы хәбәр ителә. Мифтахов Айзат Илфат улы 1999 елның 22 ноябрендә туган. 21 декабрьдә һәлак булган. «Бүген, безнең илебезнең тынычлыгын саклап, Россиянең каһарман улы, Украинада батырларча һәлак булган егетебез Мифтахов Айзат Илфат улы белән хушлашу булды. Айзатны озатырга килгән, авыр вакытта якыннарының авыр кайгысын уртаклашкан кешеләргә бик зур рәхмәт. Айзат бәбкәебезнең тар каберләре киң, гүрләре якты, урыннары оҗмахта булсын. Әти-әнисенең, апасы Илзирәнең, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Бу авыр кайгыларны күргәннәргә – сабырлык, күрмәгәннәргә бала кайгылары күрергә язмасын. Тыныч йокла, батыр егет», – дип язганнар һәм шигырь юллары да өстәгәннәр: «Һәлак булдың яклап илеңне. Яуда түгел, тыныч вакытта да Кичектереп булмый үлемне..... Нишләтәсең, бездән генә тормый, Язмыш йөртә адәм баласын. Кем уйлаган, халык хәтерендә Гел шулай яшь булып каласың?.. Без
24 яшьлек Айзат һәлак булган: «Теге дөньяда да яхшы кешеләр кирәктер инде...»
23 января 202423 янв 2024
1
1 мин