Дәүләт Думасында озак гомер иткән парларга 1 тапкыр бирелә торган премия түләү турында закон проекты тәкъдим ителде, дип яза «Российская газета». Закон проекты авторы – Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов. Нилов, традицион гаиләне саклау кирәк, дип белдергән, шуңа да озак бергә яшәүче парларга премия бирергә кирәк, дигән фикердә. Шул ук вакытта 19 төбәктә, кайбер шәһәрләрдә озак бергә гомер иткән парларга акча бирелә икән. Әмма премия башлыча 50 ел һәм аннан да озаграк бергә яшәүчеләргә каралган. Мәсәлән, Санкт-Петербургта бу премия 50 мең сум тәшкил итә. Нилов, премияне 20 ел бергә яшәүчеләргә дә бирергә, дигән фикердә. Шундый суммалар тәкъдим ителә: 20 000 сум - 20 ел яшәгән парларга 25 000 сум - 25 ел яшәгән парларга 30 000 сум - 30 ел яшәгән парларга 35 000 сум - 35 ел яшәгән парларга 40 000 сум - 40 ел яшәгән парларга 45 000 сум - 45 ел яшәгән парларга 50 000 сум – 50 ел яшәгән парларга 55 000 сум - 55 ел яшәгән парларга 60 00
Озак гомер иткән парларга 1 июльдән акча бирергә тәкъдим итәләр: 20 ел яшәүчеләргә дә бар
23 января 202423 янв 2024
1
1 мин