Блогер Рәфис Атаказ бизнесвумен Гөлия Вәлиәхмәтованың социаль челтәрдәге сәхифәсенең 3 еллыгына багышланган кичәгә сеңлесе Рәмзия белән барган. Рафис Атаказ блогерга чәчәк бәйләме, ә сеңлесе ысланган каз һәм җыр бүләк иткән. Рәмзия апаның җырлавын халык ошаткан, блогерларның язылучылары аның кем булуын сорап аптыраткан. Гөлия ысланган казга бик куанган, ире Марат Мухинга да, каз ашар өчен, Нурлатка кадәр кайтасы булмаган. Гөлия бу көннәрдә каз ашыйсы килүе турында сөйләде. «Маратка (ире Марат Мухин), Нурлатка кайтыйк әле, дим, анда каз бар. Кайтып торасы булмады, Рәмзия апа бүләк итте», – ди блогер, казның түш итен ашап. Рәфис Атаказ, Гөлия белән танышу тарихын сөйләп, кичәгә килүчеләрне көлдерде. «Мине каршы алды. Зур машина, артта бала, аның янында бер хатын. Аэропорт ягына алып китте. Казанга күчкән генә мәлем, урманга чыгаралар да, йә аталар, йә күмәләр, дим, хәерлегә түгел, дим. Белгәннәремне укып, төкердем. Мине чишендерделәр, аннары киендерделәр. Җәйнең уртасы, сабантуйлар узган
Рәфис Атаказ сеңлесе белән кичәдә: чәчәк, ысланган каз, җыр, танышу тарихы
16 января 202416 янв 2024
8
1 мин