Найти в Дзене
Интертат

Махсус операциядән шаккаткыч кадр: яралы солдат дрон ташлаган гранатаны тибеп очыра

«Бу кадрларны кинода күрсәтсәләр, моны «сценарий язучыларның фантастикасы, саташуы» дип бәяләрләр иде. Ә тормышта ниләр генә булмый!» – дип язганнар телеграм-каналларның берсендә. Яралы солдатларны дрон күреп ала. Яралы сугышчы, дронны чакырган кебек итеп, кул селки. Дрон җирдә яткан 3 сугышчыга граната ташлый. Әмма сугышчы үзенә очкан дронны һавада килеш аягы белән тибеп җибәрә, һәм ул читтә шартлый, зыян китерми. Бу видео иң башта Украина телеграм-каналларында чыкты. Анда «мондый хәлне күргән юк иде әле» дип шәрехләгәннәр. Бу видео «Военкоры Русской Весны» телеграм-каналыннан алынды. Социаль челтәрләрдә солдатның елгырлыгына шаклар катып язалар. «Кем генә шулай эшли ала? Бик батыр егет», «Реакциясе искиткеч. Бөркет бу! Өлгерде!», «Куркыныч көрәштә җиңеп чыкты» дигән фикерләр бар анда.

«Бу кадрларны кинода күрсәтсәләр, моны «сценарий язучыларның фантастикасы, саташуы» дип бәяләрләр иде. Ә тормышта ниләр генә булмый!» – дип язганнар телеграм-каналларның берсендә.

Яралы солдатларны дрон күреп ала. Яралы сугышчы, дронны чакырган кебек итеп, кул селки. Дрон җирдә яткан 3 сугышчыга граната ташлый. Әмма сугышчы үзенә очкан дронны һавада килеш аягы белән тибеп җибәрә, һәм ул читтә шартлый, зыян китерми.

Бу видео иң башта Украина телеграм-каналларында чыкты. Анда «мондый хәлне күргән юк иде әле» дип шәрехләгәннәр.

Бу видео «Военкоры Русской Весны» телеграм-каналыннан алынды.

Социаль челтәрләрдә солдатның елгырлыгына шаклар катып язалар. «Кем генә шулай эшли ала? Бик батыр егет», «Реакциясе искиткеч. Бөркет бу! Өлгерде!», «Куркыныч көрәштә җиңеп чыкты» дигән фикерләр бар анда.