Мәдрәсәдә һәм параллель мәктәптә укыган чак. "Укыган чак" - җиңел әйтелгән әле. Мәктәптә чыгарылыш ел, мәдрәсәдә дә шул ук хәл. ЕГЭ га, имтиханнарга әзерләнергә, аның өстенә курс эшен язырга кирәк. Икенче төрле генә әйткәндә көне-төне укырга да укырга, йокыга монда урын юк. "5" легә генә укыдым дип әйтә алмыйм, ләкин тырышып укыдым. Ә соңгы айларда икеләтә тырыштым. Рус әдәбиятыннан ЕГЭ бирергә уйладым. Аңа кадәр шушы фән белән кызыксынмаганга, барысын да яңа баштан башларга туры килде. Ник рус әдәбиятын сайладым? Чөнки ул миңа икенче уку йортына керер өчен кирәк иде. "Ансыз булмый" дип уйладым мин. Әмма ансыз да булган икән, моны соңыннан гына белдем. Ярар, монысы аннары. Бу фәнгә тотынгач ул миндә кызыксыну уятты, шундый бер үзенә күрә рәхәтлек белән өйрәнә башладым мин аны. Чыннан да ихлас күңелдән үз ит тем. Булгаковның "Мастер и Маргарита"сын, Лермонтовның "Герой нашего времени" әсәрен, Пушкинның, Гогольнең хикәяләрен, повесть- романнарын искитеп укыдым. Шулай итеп печтик к