Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Интертат

Кияү белән кәләш бер-берсен чәнчеп үтергән

Ставропольдә яшәүче хатын абыйсын һәм аның кәләшен канга баткан килеш тапкан. Хатын алар янына килгәч, коточкыч күренешкә тап булган. Кияү белән кәләш бер-берсен чәнчеп үтергән, дип хәбәр итә РЕН ТВ каналы. Мәетләр янында яраланган пенсионер хатын да була. Якынча белешмә буенча, бу кешеләрне үтергәннәр. Фаҗига 9 гыйнварда кич белән «Аграрник» бакчачылык ширкәтендә була. Ул шәһәрнең Промышленный районында урнашкан. «Ир-ат һәм хатын-кыз хәмер эчеп утыра, аннары талаша башлыйлар. Шуннан соң алар икесе дә пычакка ябыша. Пенсионер хатын парны аермакчы була. Шулай итеп яшь ир белән хатын бер-берсен үтерерлек итеп чәнчи, пенсионер хатын да яралана, аны хастаханәгә салалар», – дигән телеканал чыганагы. Пенсионер хатынның корсак куышлыгы яраланган. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Ставропольдә яшәүче хатын абыйсын һәм аның кәләшен канга баткан килеш тапкан. Хатын алар янына килгәч, коточкыч күренешкә тап булган. Кияү белән кәләш бер-берсен чәнчеп үтергән, дип хәбәр итә РЕН ТВ каналы.

Мәетләр янында яраланган пенсионер хатын да була. Якынча белешмә буенча, бу кешеләрне үтергәннәр.

Фаҗига 9 гыйнварда кич белән «Аграрник» бакчачылык ширкәтендә була. Ул шәһәрнең Промышленный районында урнашкан.

«Ир-ат һәм хатын-кыз хәмер эчеп утыра, аннары талаша башлыйлар. Шуннан соң алар икесе дә пычакка ябыша. Пенсионер хатын парны аермакчы була. Шулай итеп яшь ир белән хатын бер-берсен үтерерлек итеп чәнчи, пенсионер хатын да яралана, аны хастаханәгә салалар», – дигән телеканал чыганагы.

Пенсионер хатынның корсак куышлыгы яраланган.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.