Дубайда яшәүче блогерлар Илүсә Фәләхова һәм Раушан Миңнегалиев улларына нинди исем кушканны әйтте. «Безнең исемебез бар! Алим дип куштык. Алим, Галим – гарәпчәдән «барысын да белүче», «белемле кеше» дигәнне аңлата. Мөселманнарда киң таралган исем. Малай булачагын белү белән үк әлеге исемгә тукталдык. Азиз һәм Алим арасыннан сайладык. Азиз – артык яңгырашлы кебек. Тынычрак исем кирәк иде. Хәзер сез дә улыбызның исемен беләсез инде», – дип язган Илүсә үзенең блогында. Илүсә балага исемне әтисе кушуын, бу вакытта аның бик дулкынлануын да сөйләгән.
Дубайга ялган турлар саткан блогер Илүсә Фәләхова-Миңнегалиева улының исемен әйтте
13 января 202413 янв 2024
1
~1 мин