Данир Сабиров, күпсанлы «подписчик»лары ярдәме белән, янгын чыгып бөтен каралты-курасы янып беткән күршесе Ирек абыйга ярдәм җыйган иде. Инде артист тагын бер авыр хәлдә калган егеткә булышырга ниятләгән. «Бүген – җомга, изге эшләр башкара торган көн. Дусларым, әйдәгез, бергәләп, Рифатка ярдәм итик әле. Рифат – автослесарь, һәм бу атнада аның автосервисы янып бетте... Әле ярый автосервисы гына булса… Анда ремонтларга дип китерелгән барлык машиналар да янды», – дип сөйләгән ул. Данир Сабиров сторисларына урнаштырган видеоларда бер ханымның: «Барысы да янып бетте, дуслар… Бөтен машиналар, күтәрә торган җайланмалар. Берсе дә калмаган. Машиналарның һәрберсе миллионнан да ким тормый», – дип өзгәләнгәне ишетелә. «Рифат үзе сорамаса да, урнаштырырга булдым. Кем күпме булдыра ала, ярдәм итик әле, дуслар… Рифат, төшенкелеккә бирелмә, бирешмә! Бу сынаулар сиңа кабат килмәсен», – дип язган артист. 89872982997 Рамиля Эльфатовна (Рифатның тормыш иптәше) (Сбербанк, Тинькофф, Ак барс)
Данир Сабиров тагын ярдәм җыя: «Автосервисы һәм ремонтка китерелгән машиналар янып бетте»
12 января 202412 янв 2024
1
~1 мин