Чиләбе өлкәсенең Карталинский районындагы Татищево бистәсендә ташландык мәдәният йорты бинасында 15 яшьлек инвалид кыз мәете табылган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. 6 гыйнварга каршы төндә 15 яшьлек Маша (исеме үзгәртелә) танышы – 19 яшьлек Дмитрий белән ташландык бинада очраша. Авылдашлар талаша башлый, аннары Дмитрий идәндә бау күреп ала һәм шуның белән кызны буып үтерә. Мәетне ташландык бинада калдыра. Кайсыбер матбугат чаралары «егет кызны көчләгән» дип тә яза, тик «КП» сайтының хокук саклау органнарындагы чыганагы көчләү булмавын әйткән. Дмитрий җинаятен алдан уйлап куйганга охшаган. Ул, үтергәч, кызның гаиләсе яши торган өйгә бара, аларның гаражына ут төртә, шулай итеп, игътибарны читкә юнәлтә, диелә хәбәрдә. «02.21 сәгатьтә гараж яну турында хәбәр килде. Янгын гараж түбәсен, арадагы стенаны, «Урал» мотоциклын юк иткән», – дигәннәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. Ведомствоның якынча белешмәсе буенча, янгын электр җиһазларын дөрес урнаштырмаганга килеп чыккан. Я