Найти тему
МОНДА КЫЗЫК!

Иҗат тормышка ямь өсти!

Тынычлык. Әйе нәкъ тынычлык эзләп йөрдем мин бу дөньяда. Шушы дөнья мәшакәтеннән арынасы, онытыласы килде. Берсүзсез безнең иксез-чиксез галәмебез- матур, искиткеч! Аның табигатен генә алыйк. Могҗиза бит бу! Аксыл-зәңгәрле күк йөзе, бөтен җир шарын яктылык белән күмгән, нурларын чәчеп, балкып торган кояш! Гасырлар буе күпне күргән, йөзләгән, юк, миллионлаган сер саклап килгән җир - анабыз. Әйе, серләр. Аларның кайберләре күңел кылларын виолончельда уйнаган кебек әкрен генә матур көйгә салалар, бәхет өстиләр. Ә кайберләре куркыныч! Йөрәкне каты кулы белән умырып алган сыман. Адәм балаларының барысы да чиста-саф күңелле түгел шул. Кешене изәргә, йолкып ташларга тырышалар. Бу тормышта ничек -тә булса өскәрәк, биегрәк менергә телиләр, бер-берсе белән ярышалар. Хәер, кешеләрнең барысы да бу дөнья өчен тырыша. Әлбәттә бу начар түгел, ә киресенчә мактауга лаеклы гамәл- үзеңнән соң килгән буынга зур дәрәҗәдә яки нинди булса да эз калдыру. Тик барыбер, шушы ыгы-зыгы туйдыра бит, башкалардан калышмаска, алар белән бер рәттә булырга, көлкегә калмаска теләү, курку кешене чынлап та яраткан эшеннән, һөнәреннән тайпылырга мәҗбүр итә. һәм адәм баласы бер туктаусыз эшли дә-эшли, дөньяның бер-нинди тәмен татымыйча, роботка әйләнә. Робот кебек яшәп булса да, кеше-ул барыбер кеше. Аның күңеле тынычлык тели, ул аңсыз яки хәтта аңлы рәвештә аны эзли.

Менә мин дә шулай. Эзләдем. Ләкин башта шушы шау-шуга кереп китәргә, башкаларны кызыксындыра торган әйберләргә кызыгырга тырыштым. Мин- бик аралашучан кеше түгелмен. Күбрәк үз дөньямда яшәргә яратам. Шуңа күрә, аңлыйсыздыр, минем ише кешегә дөнья өченә кереп китәргә авыр. Ләкин мин- сабыр. Мактануым түгел, чыннан да шулай. Мәктәп тә укыганда дус кызлардан калышмаска, ягъни төрле чараларда, ярышларда катнашырга тырыштым. Кич белән безнең мәктәпкә, гадәттә, күптән укып бетергән яшьләр, хәзерге укучылар килә иде. Дус кызларым да килгәч, билгеле миндә калышмадым. Монда ук әйтәм, мохит- авыр иде. Әмма барыбер, максат- ничек тә кереп китәргә иде инде. "Кереп китә алдыңмы?" дип сорарсыз. Юк. Кереп китә алмадым. Мин курктым...

Аннан соң тынычлык табуның башка юлын ачтым- дингә бастып. Биш вакыт намаз укый башладым, озын күлмәкләрдән йөрдем, төрле дини-конкурсларда катнашып җиңүләр яуладым. Шулай итеп авылда авторитетлы кешеләрнең берсенә әверелдем. Күбесе аларны борчыган дини сораулар белән миңа мөраҗәгать итә башладылар. Мәктәпне укып бетергәч, мәдрәсәгә кердем. Минем үз тирәлегемне табасым килде, чөнки авылда озын күлмәкләрдән йөрүче мин генә идем. Димәк кердем, укый башладым. Ияләшеп китү кыен булды. Мин уйлаган динле, саф күңелле, төрле вакытта ярдәм кулы сузарга әзер булган кызлар күк йөзендәге болытлар кебек юкка чыктылар. "Уян. Чын тормыш бу!",- дидем үземә. Барысы да үзенең характеры, тотышы белән иде. Ярар, анысы мөһим түгел. Дус-ишләр эзләп йөрмәдем йөрүен, тик берничәсе белән
нык дуслаштым. Уртак кызыксынуларыгыз бар идеме? Юк, уртак бер-нәрсә дә алай юк иде. Алайда кызлар белән кафеларга, театрларга йөрдем, әйе калышмаска теләдем, алар белән сөйләшеп утырырга дип яннарын да тордым, ләкин сөйләр сүзем табылмагач, басып тыңлап кына торырга туры килә иде. Ахахах. Әлбәттә инде монда бөтен иптәшләрем турыда сүз бармый. Күп булмасалар да монда укыган вакытта чын дусларымны таптым. Алар белән хәзердә элемтә дә без. Ләкин төп сүз ул турыда түгел... Биш ел укыдым мин анда. Һәм шушы биш ел буена үземне үз тәлинкәмдә түгеллеген аңлап килдем. Диндә тынычлык эзләдем. Таба алмадым булып чыкты. Ягъни миңа кирәк булган тынычлыкны таба алмадым. (Дин-ул тынычлык берсүзсез).

Әмма мәдрәсәдә дә, мәктәптә дә белеп алганда мин күп китаплар укый идем. Төрле жанрда. Миңа бу шөгель бик кызык иде. Эйй рәхәтләнә идем үз дөньямда батып. Язырга да ярата идем, шигырьләр, хикәяләр яза идем. Тик мин бу шөгельнең "минеке" икәнен аңлап бетермәгәнмен. Мәктәпне, мәдрәсәне укып бетергәч кенә, иҗатның миңа тынычлык биргәнең аңладым! Хәзер инде, аның тормышыма ямь өстәгәненә инандым! Миңа дөньяның ыгы-зыгысыннан аерылып, хыялланырга ирек, чиксез рухи азык, рухи көч, энергия бирә ул иҗат. Күпме еллар эзләп йөргән тынычлыгым һәрвакыт минем белән булган икән. Иҗат- минем тынычлыгым.