Найти тему
Интертат

Әфганстан тауларына төшкән самолетта исән калган кеше төшереп алган видео чыкты

Әфганстанның Бадахшан провинциясе тауларында Россиягә оча торган пассажирлар самолеты һәлакәткә очраганын хәбәр иткән идек.

  • Әфганстанда тауларга бәрелгән самолеттагы дүрт кеше исән калган, берсе ярдәм эзләп киткән

Самолетта 4 экипаж әгъзасы һәм эшмәкәрләр Анна һәм Анатолий Евсюковлар очкан. Анна Евсюкованы санитар очкыч белән Таиланд хастаханәсеннән Россиягә алып кайтулары булган. Анна ул илдә йогышлы чир иярткән һәм ясалма сулыш алдыру аппараты аша сулаган.

Гаилә шәхси борт яллаган, әмма Әфганстанда пилотлар двигатель һәм ягулык белән бәйле проблема чыгуы турында хәбәр итә.

  • Очкыч таулар өстенә килеп төшкән – видеолар.

Бүген авиаһәлакәт вакытында исән калучыларның видеолары чыкты. Экипаж әгъзаларына төрлечә зыян килгән. Евсюковлар һәлак булган.