Бу ялларда 23 яшьлек Халимат исемле кызның кырда катып үлүе турында мәгълүмат чыкты. «Фонтанка» басмасы язуынча, вакыйга болайрак була. Кызның 25 яшьлек егете сөйләвенчә, ул кызы белән Новое Девяткино авылындагы күп катлы йортта яшәүче танышында кунакта була. Новое Девяткино авыл дип аталса да, чынлыкта моңа туры килми, анда күп катлы йортлар, 25 мең кеше яши. Алар өйләренә – Мурино шәһәренә кайтырга такси чакыртмыйлар, 20 градус салкын булса да, ни өчендер җәяү кайтырга уйлыйлар. Мурино белән Новое Девяткино терәлеп тора, әмма төнге икедә чыгып киткән егет белән кыз зур юллардан түгел, турыдан – кыр аша чыгарга уйлыйлар. Ике торак пункт арасы якын гына булса да (йортлар арасында күп дигәндә 700 метр тирәсе), алар кар баскан кырда ориентирны югалта һәм адаша. Алар өч сәгать буе – бишләргә кадәр адашып йөри, аннары кыз бара алмый башлый. Егет, аны калдырып, үзе генә ярдәм сорарга китеп бара. Ашыгыч ярдәм иртәнге алтыда карда кызның мәетен таба. Мәеттән якындагы йортка кадәр нибары 200 м
23 яшьлек Хәлимәт кырда катып үлгән, иң якын өйгә нибары 200 метр калган булган
22 января 202422 янв 2024
1 мин