Аш-су остасы, блогер Эльмира Камалиева ни өчен Казаннан Арчага күченеп кайтып китүләрен аңлатты. Аның сүзләренчә, башкалада ул һәр иртә стресс кичергән, «бөке»ләрдә утырган вакытын кызганган, балаларының киләчәге турында уйланган. Казаннан Арчага күченү тарихын ул түбәндәгечә сөйләде. «Сагынасыңмы?» дисез. Начар яшәмәдек, җитеп, бетеп барды, Әлхәмдүлилләһ. Минем генә тынычлык булмады анда. Һәр иртән бакчага, мәктәпкә, барып өлгерәмме, парковкада урын бармы дип, стресс белән барам. Кайтасың, урын юк. Ике әйләнеп, көчкә табасың урын.. Кибете, өе, барысына өлгерергә кирәк. Ыгы-зыгы миңа авыр бирелә. Тынычлык кирәк күбрәк. Тәртип кирәк. Казанны мин яманламыйм, үзенә күрә аерым тормыш анда. Балаларым өчен өй яхшырак икәнен күптән аңладым. Алар үсә төшкәч, тагын да күбрәк төшендем. Рәхәтләнеп үз көйләренә йөри дә, уйный да алмагач, нинди балачак инде ул? Этне прогулкага алып чыккан күк, ияртеп, артыннан йөрисең. Мин ул вакытны өемдә рәхәтләнеп үткәрер идем. Балаларның яхшы киләчәге – фундаме
Казаннан Арчага күченгән Эльмира Камалиева: «Миңа гына тынычлык булмады анда»
22 января 202422 янв 2024
3
1 мин