«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруының алып баручысы Лилия Кадыйрова Зинира Рамазановага үкенеч турында сорау бирде. «Үкенеч дигәндә… Балачакта сепсис белән авырганда, миңа берни булышмаган. «Ходайдан гына сорап утырдым, табиблар кереп тә карамый, мин барып әйтсәм генә керәләр», – дип, әни әле дә елап кына сөйли бу хакта. Әниемнең бертуган апасының ире, без аны «Акбабай» дип йөртә идек, Уфа Сәламәтлек саклау министрлыгына кереп, юлларын табып, бер укол юнәтә… Бер укол кирәк булган. Шул системаларны куйганнан соң, минем кул-аякларым йөри башлаган. «Акбабай» коронавирустан үлеп китте. Шулкадәр авыр югалту. Дөрестән дә минем өчен икенче әтием кебек кеше иде. Аннан алда аның туган көне булды, без кайта алмадык. Концертлар алдан планлаштырылган бит. Шул кеше мине кечкенә вакытта исән алып калган. Мин кайта алмадым, булыша алмадым. Уфада ул авыртып ятканда, бөтен кешене, элемтәләрне кузгаттык, әмма булыша алмадык. Аны җирләргә кайттык, матур бәйрәменә кайта алма
Зинира Рамазанова үзен үлемнән алып калучы турында: «Андый кеше үләргә тиеш түгел иде»
22 января 202422 янв 2024
14
1 мин