Американың элеккеге лидеры Дональд Трамп, көзен президент сайлауларында җиңгән очракта, Украинадагы конфликтны инаугурациягә кадәр үк тыныч хәл итүгә ирешергә вәгъдә итте, дип яза «РИА Новости». «Без Россия белән Украина арасындагы бу коточкыч сугышны мин [АКШ президенты] вазифасына керер алдыннан ук җайга салачакбыз», – дигән ул 20 гыйнварда Нью-Гэмпшир штатында үз тарафдарлары митингында. Шул ук вакытта Трамп тынычлык урнаштыру өчен күпме вакыт кирәк булачагын, шулай ук конфликтны ничек хәл итәргә ниятләгәнен дә әйтми. «Мин [Россия Президенты Владимир] Путинны яхшы беләм <...> , [Украина Президенты Владимир] Зеленскийны беләм, без моны җайга салачакбыз», – дип өстәгән ул. Трамп, яңадан сайланган очракта, Украинадагы низагны 24 сәгать эчендә җайга салырга ниятләвен әйткән иде. Россия Президенты Владимир Путин 2022 елның март-апрелендә үк тынычлык турында килешү әзер булуын сөйләгән иде. Россиянең Киев яныннан гаскәрләрен чыгаруы шуның белән бәйле булган. – Тынычлык турында сөйләшүләрд