Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар Хәсән Туфан шигырьләреннән торган «Агыла да болыт агыла» дигән яңа шигъри-музыкаль композиция чыгарды. Парлы җырчыларның бу иҗат җимеше бик тә үзенчәлекле: җыр дәвамында шигырь дә сөйләнелә, моң да агыла. «Хәсән Туфанның сугыш вакытында күргән авырлыклары һәм ачы язмышы аның иҗатында ярылып ята. Ике әсәрне берләштереп, шигьри-музыкаль композиция ясадык. Җиңел булмады... Беренчедән, алай эшләргә ярыймы, дигән шик булды күңелдә. Икенчедән, эмоциональ яктан, бүгенге көндә бу композицияне башкарырга авыр. Яздыру этабында да, сәхнәдә беренче тәкъдим иткән көннәрдә дә күңел тулып акты. Сезгә дә тулган күңелләрегезне бушатырга һәм илебезне саклаучы егетләребезгә дә туган якларына тизрәк исән-сау әйләнеп кайтырга ярдәм итсә иде бу җыр. Бүгеннән барлык музыкаль мәйданнарда! Рәхим итеп тыңлагыз! Хәсән Туфан шигырьләре, Афарим Акчурин көе, тавыш яздыру, аранжировка Марат Мухинныкы», – дип тәкъдим итте Зөлфирә Мирзаянова бу җырны. Җырчыларның Хәсән Туфан иҗатына мөрә
«Ник сез булмаган җирдә гаеп эзлисез»: Мирзаяновларның яңа җыры сүз көрәшенә сәбәп булган
22 января 202422 янв 2024
4
2 мин