Әфганстанның Бадахшан провинциясе тауларында Россиягә оча торган пассажирлар самолеты һәлакәткә очраган. Росавиациядә хәбәр итүләренчә, «Falcon 10» самолеты кичә элемтәгә керми башлаган һәм радар экраннарыннан Әфганстан һава киңлегендә (Таҗикстан чиге янында) югалган. Очкыч Гая (Һиндстан) – Ташкент – Жуковский (Россия) маршруты буенча чартер санитар рейсында була. Һәлакәткә очраган пассажирлар: Анна Евсюкова, 64 яшь; Анатолий Евсюков, 65 яшь. Экипаж: Дмитрий Беляков, 41 яшь; Аркадий Грачёв, 42 яшь; Игорь Сывороткин, 26 яшь; Павел Попов, 44 яшь. Самолетта эшмәкәрләр (Волгодонскта базарлары булган) Анна һәм Анатолий Евсюковлар очкан. Гаилә Таиландка 15 декабрьдә ял итәргә киткән. Алар белән уллары Виталий да була. Берничә көннән соң Аннаның хәле начарлана. 17 декабрьдә аны Паттайя хастаханәсенә салалар. Җирле табиблар ниндидер инфекция ияртүе турында хәбәр итә. Хатын-кызны ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырганнар. Анатолий Евсюковка Таиланд табиблары хатынын Россиягә алып китәргә ки
Әфганстанда Россиягә очучы самолет шартлаган, бортта чирле хатын булган
21 января 202421 янв 2024
1
1 мин