Агымдагы елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте Татарстанның иң күп подписка җыйган хат ташучыларын бүләкләде. Алар арасында райондашыбыз, Субаш авылы хат ташучысы Салисә Һадиева да бар. Ихластан котлыйбыз! Шулай ук газета-журналларга яздыру кампаниясе чорында күп хезмәт куйган, хат ташучыларның ныклы терәге, остазы булган Балтач почта бүлекчәсенең баш белгече Кадрия Минһаҗева Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Хезмәтегез өчен рәхмәт Сезгә! Райондашларыбызны күпләп «Шәһри Казан» газетасына яздырган Салавычтан Илүзә Миңнемуллина, Яңгулдан Алсу Нәбиева, Түнтәрдән Гүзәл Хәкимова да җитәкчелек тарафыннан диплом белән бүләкләнде.
Агымдагы елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте Татарстанның иң күп подписка җыйган хат ташучыларын
13 апреля 202513 апр 2025
~1 мин