Янил аграр көллият залында Балтач, Кукмара, Саба, Әтнә, Мамадыш командалары көч сынашты. Рахимуллин Насих Нотфуллович истәлегенә узган волейбрл ярышында Балтач җыелма командасы 2 урын яулады. Команда составында Куныр, Шубан, Бөрбаш, Чепья, Балтач егетләре катнашты. 8 нче тапкыр узган ярышта Балтач данын яклап, волейболга бирелгән Газимов Руслан ничә ел рәттән команда туплап, шуның ничәсендә призлы урынга лаеклы булып, иң яхшы уенчы исеменә лаек булды. Мондый дәрәҗәдәге ярышлар узебезнең районга җитми дип билгеләп үтә ул. Кайсы бер командалар хәтта үпкәләп "Без сезне ярышларга чакырабыз, ә сез безне чакырмыйсыз" дигән сүзне ишетергә туры килә. Әлбәттә бу шаярту гына, әмма бу фикер өстендә уйланырга кирәк, ди Руслан. Аңа карамастан Балтач җыелма командасы нәтиҗә белән бик канәгать булып, оештыручыларга, Нәсих абыйның дусларына, малайларына, җитәкчеләргә олы рәхмәтен белдерә.
Янил аграр көллият залында Балтач, Кукмара, Саба, Әтнә, Мамадыш командалары көч сынашты
12 апреля 202512 апр 2025
~1 мин