Рәмзия Әхмадуллинадан ананаслы салат рецепты Кирәк булачак: Ысланган тавык түше, Берәр банка кукуруз, кызыл фасоль, ананас, Шул ук күләмдә морковча (морковь по корейски), Майонез. Кишерне бераз ваклап, ананас белән тавык итен шакмаклап турап салабыз. Барысын бергә кушып, майонез белән болгатабыз. Тәмле булсын!