Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

«Россиянең ел тәрбиячесе-2025» республика һөнәри бәйгесенең йомгаклау этабы узды

«Россиянең ел тәрбиячесе-2025» республика һөнәри бәйгесенең йомгаклау этабы узды.

«Балтачның 2 нче номерлы балалар бакчасы» музыка җитәкчесе Әүбәкирова Чулпан Рөстәм кызы бәйгенең муниципаль этабында Гран — Прига лаек булып, зона этабын бик уңышлы узып, республика буенча «Ел тәрбиячесе» номинациясендә иң күп балл җыючы 19 педагог сафын тулыландырды.

Чулпан бәйге кысаларында балалар белән күрсәткән эшчәнлеге, мастер-классы, әти-әниләр өчен уздырылган агарту чарасы аша ул бүгенге көндә балаларны тәрбияләүдә, аларга белем бирүдә үзенең бик уңышлы эш алымнарын күрсәтте, авторлык эшләре белән уртаклашты.

Ихлас күнелдән лаеклы уңышлары белән тәбрик итәбез. Киләчәктә Чулпан Рөстәм кызына зур уңышлар телибез.