Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

7 гыйнвар көнне Чепья авылының Ленин урамы 4 йорты янында ЮХИДИ инспекторы «ЛУИДОР» автомобилен туктата

7 гыйнвар көнне Чепья авылының Ленин урамы 4 йорты янында ЮХИДИ инспекторы «ЛУИДОР» автомобилен туктата. Инспектор шоферның исерек булуын күреп, аңа медицина тикшерүе үтәргә тәкъдим итә, ләкин соңгысы ризалашмый. Инспектор тарафыннан барлык тиешле документлар тутырылганнан соң, эш судка китә. Балтач җәмәгать судының өлкән җәмәгать судьясы Фәрит Шәрифуллин Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.26 маддәсе 1 өлеше нигезендә, шоферны гаепле дип таба һәм бер ел да алты айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, 45 мең сум штрафка тартырга дигән карар чыгара. Юлларда исерек шоферларны киметү максатыннан инде штраф күләме дә арттырылды, тик 45 мең сум штраф түләү дә, алкоголь кулланганнан соң шофер статусыннан җәяүлегә әйләнү дә куркытмый райондашларны. Бер гаепсез кеше гомерләре генә өзелә күрмәсен иде алар гаебе белән.

7 гыйнвар көнне Чепья авылының Ленин урамы 4 йорты янында ЮХИДИ инспекторы «ЛУИДОР» автомобилен туктата. Инспектор шоферның исерек булуын күреп, аңа медицина тикшерүе үтәргә тәкъдим итә, ләкин соңгысы ризалашмый. Инспектор тарафыннан барлык тиешле документлар тутырылганнан соң, эш судка китә.

Балтач җәмәгать судының өлкән җәмәгать судьясы Фәрит Шәрифуллин Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.26 маддәсе 1 өлеше нигезендә, шоферны гаепле дип таба һәм бер ел да алты айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, 45 мең сум штрафка тартырга дигән карар чыгара.

Юлларда исерек шоферларны киметү максатыннан инде штраф күләме дә арттырылды, тик 45 мең сум штраф түләү дә, алкоголь кулланганнан соң шофер статусыннан җәяүлегә әйләнү дә куркытмый райондашларны. Бер гаепсез кеше гомерләре генә өзелә күрмәсен иде алар гаебе белән.