Өй алдына чыккан җирдән язның матурлыгына исем китеп торам. Сарайларны алсу нурга төреп, читкәрәк салып куйган сап-сары мунча артына кызарып кояш тәгәри. Түбә кыегына тезелгән боз сөңгеләре белән шаярган нурлар, әлеге мунча тәрәзәсенә төшеп, әллә нинди шәмәхә төсләргә керә. Абзар тәрәзәләренә дә пәрдә корылган төсле, аллы-кызыллы шунда. Матур инде, кыскасы. Ә һавасының рәхәтлеге! Үпкәнең төбенә кадәр тутырып сулыйсы килә. Шунда: “Ник бу кадәр тансык, ник бу кадәр сагындырган икән соң бу күренеш”, – дигән уй кагылып китә җанга. Картайган йорт тирәләре, искергән лапасларның матурлыгы ничек моңарчы күзгә ташланмады? Йөгереп кенә өй эченә кереп китәм. Чоланның кечкенә тәрәзәсенә төшкән яктылык ишек ярыгыннан мине күзәтеп, артымнан күз кысып кала төсле.Үземнең кечкенә бүлмәмә атылып керәм дә телефонымны алмакчы булам. Чукынчык, зарядкасы беткән! Моның белән әллә ни фотога төшереп булмас инде. Кая әле эштән бирелгәне? Фотоаппарат та үз урынында түгел. Әйберләремне кайда куйганымны исемә төш