Тавык төшенә тары керә дигәндәй... Эшкә бәйле төшләр еш күрәм мин. Бервакыт ниндидер сәер җиргә килеп чыктым. Аерым ачык шуны хәтерлим, бу төшнең бер өлеше кабатланган кебек: мин бу урында инде икенче тапкыр йөрим. Акрын гына таныш коридордан керәм, телефонны алам, видео төшерә торган форматка әзерлим. Хәрби кеше автоматын корган кебегрәк кыланмышлар. Атлавым да шул чама, аяклар мамык инде, идәнгә басканың ишетелми. Озын коридорның яктырак җирендә, томанлырак урында кемнәрдер бар. Һәм мин камераны шунда төбәп акрын гына сөйли башлыйм: “Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Без бу больницада булган идек, сезне Петр әфәнде белән таныштырган идек инде. Теманы дәвам итеп сезгә яңа видео репортаж тәкъдим итәбез”, – дим. Ул арада каяндыр бер чая санитарка килеп чыга да, “безгә кунакка журналистлар килгән, сезне хәзер фото-видеога төшерәләр” дип чәрелдәргә тотына. Авырулар тарала, камерадан йөзләрен яшерәләр, качалар. Миңа теге Петр әфәнде кирәк! Баш мие бу психушкада кайчан булганыбызны, бу ирнең ке