Найти в Дзене
Альбина Гайнуллина

Айдар Фәйзрахманов: “Сәхнә – ул мунча ләүкәсе түгел!”

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең сәнгать җитәкчесе, профессор Айдар Фәйзрахманов исемен ишетүгә күңелгә уелган моңлы җырлар искә төшә. Телевизор карарга яратучыларның күз алдына “Җырлыйк әле” тапшыруы киләдер. Опера-балет театры тамашачысы Айдар абыйның анда эшләгән елларын сагынып сөйли. Мин бу шәхеснең бөтен нәрсәгә өлгерүенә, башкарган һәр эшенең тәмен белеп сәнгатьтә үз урынын тота алуына сокланам. Күп кенә яшьләр түзә алмаган темпта, шундый тыгыз графикта эшләве генә дә ни тора. “Эш графигы” дигәндә... Миңа хәрәкәт, физик хезмәт җитми. Бераз буш вакытым булса Арчага Урта Бирәзәгә кайтып киләм. Туган нигеземдә рәхәтләнеп җиң сызганып эшләп, үземә көч алам. Эш графигы да юктан тумый. Аны эшмәкәрләр кебек үзеңә булдырырга кирәк. Тамашачыны яулагансың икән, аны сакларга, гел кызыксындырып торырга кирәк. Сәнгать өлкәсендә эш бигрәк тә тармаклы-тармаклы. Мин ансамбльне җитәкли башлагач: “Фәйзрахманов фольклорда нәрсә белә?

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең сәнгать җитәкчесе, профессор Айдар Фәйзрахманов исемен ишетүгә күңелгә уелган моңлы җырлар искә төшә. Телевизор карарга яратучыларның күз алдына “Җырлыйк әле” тапшыруы киләдер. Опера-балет театры тамашачысы Айдар абыйның анда эшләгән елларын сагынып сөйли. Мин бу шәхеснең бөтен нәрсәгә өлгерүенә, башкарган һәр эшенең тәмен белеп сәнгатьтә үз урынын тота алуына сокланам. Күп кенә яшьләр түзә алмаган темпта, шундый тыгыз графикта эшләве генә дә ни тора.

“Эш графигы” дигәндә...

Миңа хәрәкәт, физик хезмәт җитми. Бераз буш вакытым булса Арчага Урта Бирәзәгә кайтып киләм. Туган нигеземдә рәхәтләнеп җиң сызганып эшләп, үземә көч алам. Эш графигы да юктан тумый. Аны эшмәкәрләр кебек үзеңә булдырырга кирәк. Тамашачыны яулагансың икән, аны сакларга, гел кызыксындырып торырга кирәк. Сәнгать өлкәсендә эш бигрәк тә тармаклы-тармаклы. Мин ансамбльне җитәкли башлагач: “Фәйзрахманов фольклорда нәрсә белә? Бөтен ансамбльне таратып бетерде”, – диделәр. Чөнки мин килү белән сигез кешене кудым. Минем өчен беренче урында тәртип. Үзем дә эшкә сәгать сигезгә киләм дә эш урыныма кичке тугызда гына кайтып китәм. Театрда эшләгәндә өстәмә өч юнәлешкә өлгердем: укыттым, телевидениеда эшләдем, популяр җырчы идем. Менә шушы дүрт җирдә эшләп пенсиягә чыктым. Берсендә дә хилафлык китермәдем.

Балалар “әти кайтып кына керә дә шунда ук чыгып китә” диләр иде. 20 көндә ун концерт, алты спектакль куйган чаклар булды. Гастрольләр вакытында берсеннән кайтып керәсең дә икенче көнне башка җиргә китәсең. Ләкин мин үземне гаиләдән өзелеп тордым дип әйтәсем килми. Балаларым өчен дә, Халисәм өчен дә бөтен әйберне эшләдем. Тормышыбыз бөтен яктан да тәэмин ителгән, җитеш булды.

-2

Югалту ачысын татырга язган...

Халисәм алдан китәр дип бер дә уйламадым. Ул миннән 5-6 яшькә кечкенә. Алдан китәргә тиешле кеше мин идем. Бу очракта да яшәргә көч биргән әйбер – ул эшем. Бик авыр кичердем. Халисәгә ике операция ясадылар. Бу афәт белән без өч ел көрәштек. Соңгы ун көнендә гел янында булдым. Үземнең кулымда “китте” Халисәм... “Айдар, тот”, – диде. Соңгы сүзе шул булды. “Кая киттең син, бәгърем. Очып киттеңме син, кыядан сикердеңме?” – дип калдым. Бер елдан артты менә, унберенче июль иде. Тагын гаилә кору уе күңелемә дә килгәне юк. Җанга якын кеше, чын мәхәббәт бер генә була ул. Миңа хәзер өйләнү нәрсәгә кирәк? Мин ярдәмгә мохтаҗ түгел. Бүгенге көндә үзем балаларга ярдәм итеп торам. Соңгы вакытларда йога белән ныклап шөгыльләнә башладым. Догалар өйрәндем. Шулай итеп үземне кулга алдым. Элек эш бүлмәсенә кереп Илһам Шакиров җырларын тыңлый идем. Хәзер күңел әрнегәндә баянда уйныйм да видео төшереп инстаграмга эләм. Халык та шушы көйләргә сусаган. Мин яшь чакта да кичке якта мунчага барып уйнап утыра идем. Аллаһ Тәгалә авырулар җибәрмәсен, эшләргә мөмкинлек бирсен. Тормыш юлы авыр булса да озын булсын.

-3

Безгә шушы вирус белән яшисе.

Мин аны вакытлыча сынау дип кабул итәм. Элек тә булган андый сынаулар. Безгә бу чорны сабырлык белән үткәреп җибәрергә кирәк. Мин һәр нәрсәнең файдалы ягын табарга тырышам. Концертлар булмаган вакытны сәнгатьне камилләштерергә юнәлттем. Хәзер алдан планлаштырып, сөйләшеп эшләнгән концертларны өзмәскә тырышабыз. Тулы заллар җыймасак та, ярты залга ешрак эшләрбез. Вакцинадан курыкмаска, аны ясатырга кирәк дип саныйм. Дәүләт куйган таләпләр юктан гына килмәгән. Мин дә бер ел элек авырып алдым. “Антитела” бик күп иде. Шуңа да карамый вакцина ясаттым.

Җитәкчеләрдән бик уңдык без.

Соңгы елларда татар телебезгә игътибар бик нык артты. Бу бик вакытлы, чөнки соңаруыбыз да бар иде. Президентыбыз ярдәмендә “Татар сүзе” дигән конкурс булдырылды. Узган ел шунда дүрт меңгә якын кеше катнашырга теләк белдерде. Яшьләргә шигъри тәрбия бирү дигән әйбер югалмаган димәк! Аннан соң башка төбәкләрдә җимерек авыллар, юлсызлык, юклыкны күреп кайткач та үзебездәге хөрлеккә күңел сөенә. Безнең татар дөнья күләмендә таныла торган күркәм халык. Һәм шуны яктыртырга сезнең “Акчарлак” кебек газеталар, татар телендә эшли торган радиолар, телевидение булуы бик яхшы. Элек мин Татарстан радиосында “табышмак” тапшыруын көтеп ала идем. “Шәмши Калдаяков язган “Әниемә” җырын кем башкара?” дип сорыйлар. Мин беләм – Флера Сөләйманова! “Имәннәр шаулый” җыры әлбәттә Илһам Шакировныкы. “Син сазыңны уйнадың” – татар халык җыры. Кечкенә чагымнан ук боларны белгәнгә тапшыруны тыңлавы рәхәт иде. Ә бүгенге көндә мәктәп балалары Тямаев белән Юльякшиннан башка бер кешене дә белмиләр. Чөнки этажы-этажы белән шундый дулкын килә.

Авторские права: © Salavat Kamaletdinov
Авторские права: © Salavat Kamaletdinov

Журналистларга да кайчак ачу чыга...

Журналистлар сәнгать, иҗат дөньясын фильтр аша үткәреп тамашачыга җиткерүче өлкә булып тора. Бу бик җаваплы эш. Кемнең кем белән бәхәсләшкәнен язу нигә кирәк ул? Дәүләт дәрәҗәсендәге мәсьәлә урынына күтәрәләр шушы әйберне. Артистлар бит моны пиар өчен эшли. Һәм асылда бу күренеш халыкның зәвыгын, сәнгать хакында фикерләү дәрәҗәсен юкка чыгара. Мондый әйберләр белән журналистлар бик сак булырга тиеш. Тамашачыга, укучыга җиткерә торган мәгълүматны энә күзеннән үткәреп, сайлый белергә кирәк. Без болай да интернет заманында яшибез. Кем нәрсә тели шуны куя, кем нәрсә тели шуны әйтә. Уңай фикерме ул, дөресме, халык артык уйлап тормыйча шул әйбергә игътибарын бирә. Бу яктан филармония югары сәнгатькә хезмәт итә торган оешма. Ә менә концерт залыбызны без арендага бирәбез. Һәм андагы тамашалардан минем еш кына бик нык күңелем төшә.

-5

Сәхнә мунча ләүкәсе түгел...

Өч мужик сөйли торган мәзәкләр дәрәҗәсенә төшүдән сакланырга кирәк. Җырчы чыга да шәхси тормышын, үзе күргән вак-төякләрне сөйли хәзер. Сәхнә ул пьедестал шикелле, ул мунча ләүкәсе түгел! Әгәр мөһим сүз сөйлисең килә икән, Такташның берәр шигырен өйрән, Муса Җәлилне сөйлә, Равил Фәйзуллинның шигырьләрен ятла. Саҗидә Сөләйманова, Гөлшат Зәйнәшева бар, безнең яхшы шагыйрьләребез бихисап. Минем эш өстәлемдә дә шигырь җыентыклары, китап күплеге юктан түгел. Безнең тамашачы җүләр түгел бит, ул бик таләпчән. Син сәхнәгә чыккан кеше һәрвакытта да әйдәп баручы булырга тиеш. Кешенең ихтыяҗы, мәнфәгате төрле булырга мөмкин. Ләкин ул синең концертыңнан син тәкъдим иткән югары сәнгатьне алып чыгып китәргә тиеш.

Борчыган әйберләр...

Безнең классик әсәрләребезне, татар халык җырларын үзгәртеп җырлаганга бик үртәләм. “Үзгәреш җиле”нең дә йогынтысыдыр бу. Заманчалаштыр син аны,камилләштер, ләкин бозма. Сәлих Сәйдәшев, Сара апа, башка мәшһүр композиторлар язган яңгырашны, көйне үзгәртергә кемнең хакы бар?! Беркөнне Сара апаның бер җырын бөтенләй икенче сүзләргә яраклаштырып җырлаганнарын ишеттем. Ничек композитор әсәрен үзгәртергә була? Ул бит аны билгеле авторның сүзләренә язган. Бу судка бирә торган әйбер. Яшьләрдә классик әсәрләребезнең темпын тоймау, җырның сүзләрен, көен бозып башкару гадәти әйбергә әйләнеп бара. Рәсәй күләмендә танылган Алсу Сафина дигән җырчыбыз бар. “Олы юлның тузаны”н бозып җырлады. Мин ул җырны Таһир Якуповлар, Рафаэль Ильясовлар башкаруында ишетеп беләм. Ә хәзер бөтен яшьләр Алсу башкарган көйгә җырлыйлар. Үзеңнән алдан килгән җырчыларга ихтирамлы һәм игътибарлы булырга кирәк. Шушы әйбердә җырчының бөтен татар сәнгатенә мөнәсәбәте чагыла. Безнең җырчылар да, телевидение да,китаплар да күп һәм зәвыклы булырга тиеш. Ләкин бүгенге көндә киң тамашачыга тәкъдим итәрлек әкият җыентыклары юк. Булганы кыйммәт. 1500-2000 сумга ул китапларны кем алсын? Ун-унбиш әкият кергән, һәркем сатып алырлык арзанлы гына китаплар булдырасы иде. Без кечкенә чакта һәр өйдә диярлек “Татар халык әкиятләре” дигән җыентык бар иде. Баланың күңеленә милли орлыкны кечкенәдән салып калдырырга кирәк бит.

Татар дәүләт фольклор ансамбленә 25 ел була.

Ансамбльнең эшчәнлегенә килгәндә дүрт ай эчендә без дүрт клип төшереп өлгердек. Бергә узган юлларны күзаллыйм. Тасма итеп сузсак җир шарын берничә кат урап чыгарга җитәр иде ул юл тасмасы. Кайбер сезоннарда алтышар, җидешәр тапкыр чит илләргә чыгылган. Өчәр, дүртәр тапкыр Гарәп Әмирлекләренә барганбыз, Кытайга, Монголиягә барылган, Европаны әйтеп тә тормыйм. Ансамбль белән 2005 елларда йөри башладык. Илле биш тапкыр чит илгә чыкканбыз. Татарны таныту, башка милләтләргә күрсәтүнең бер факторы гына әле бу. Мине руслар килеп хуплый, гарәпләр, немецлар, монголлар килеп мактый. Татар килеп – хурлый. Ник без шундый?

Акчага кызыкмадым.

Туксанынчы елларда мине акча эшләргә чакырып ике-өч тапкыр өйгә килделәр. Мин дәүләткә хезмәт иттем. Ансамбльдә эшләгән яшьләргә дә гел шуны аңлатам. Тырышлыкның нәтиҗәсе була барыбер. Дәүләт исемнәр дә бирде, торак та. Этаплап алсак: опера театрында эшләгәндә миңа өч бүлмәле фатирдан кечкенә генә бер бүлмә бирделәр. Өч гаилә тордык анда. Аннан ике бала белән тулай торакта яшәдек. Татарстанның атказанган артисты исемен алгач миңа өч бүлмәле фатир бирделәр. Ансамбльдә эшләгән яшьләрнең дә хезмәт хакы яхшы. Пандемия вакытында алар эшле, ашлы булды.

Бер генә вакытта да үзегезнең тамырлардан өзелмәгез.

Мин гаиләм турында гел мактанып сөйлим. Хакым бар. Без алты бала, өчебез ике тапкыр югары уку йорты тәмамладык, профессор дәрәҗәсенә ирештек. Әти-әниләрем укытучы, алар да мулла нәселеннән чыккан. Гади генә авылдан үзебез. Безнең гаиләдә тәрбия, татар халкы белән горурлык дигән әйбер көчле булды. Әниемнең яттан “Шүрәле”не, “Су анасы”н сөйләгәнен кечкенәдән хәтерлим. Әтием гармунын алып уйный торган иде. Әни җырлый. Соңрак гаиләдә бөтен туганнар җыелышып җырлашып утыру гадәте барлыкка килде безнең. Шулкадәр сагынам ул вакытларны. Әтием тальянда уйнап куяр иде, аннан соң абыйларым. Иң соңыннан миңа бирәләр. Иң әйбәт уйнаучы да мин. Аллаһ Тәгалә тарафыннан салынган әйбер монысы. Мин рус мәктәбе тәмамлаган кеше. Бишенче класстан унынчы класска кадәр рус мәктәбендә укыдым. Ләкин бу әйбер ике кызымның да, оныкларымның да татар телен камил белүенә зыян китермәде.

Альбина Гайнуллина

-6