11-13 апрель көннәрендә Арчаның күпфункцияле үзәгендә СССРның атказанган тренеры Виктор Краснов һәм Арчада бу спорт төренә нигез салган Йосыф Сабирҗанов истәлегенә бокс буенча төбәкара ярышлар узды. Өч көн дәвам иткән турнирда барлыгы 14 команда, 107 яшь боксчы көч сынашты. Турнирны ачу тантанасында бокс буенча дөнья чемпионы, СССРның атказанган спорт остасы Айрат Хамматов катнашуы спортчыларга зур стимул булды. Мәртәбәле ярышта Фаил Фәсыйхов кул астында шөгыльләнүче яшь боксчылар да уңышлы чыгыш ясап, районыбызга зур җиңүләр белән кайттылар. Николаев Данис – 1 урын, Исрафилов Булат һәм Валишин Темирхан - 2 урын. Афәрин, егетләр!
11-13 апрель көннәрендә Арчаның күпфункцияле үзәгендә СССРның атказанган тренеры Виктор Краснов һәм Арчада бу спорт төренә нигез салган
16 апреля 202516 апр 2025
~1 мин