Найти в Дзене
Альбина Гайнуллина

Равил Фәйзуллин белән әңгәмә

Җәй айларында язучылар бакчасына, “Аккош күле”нә барып килә торган күркәм традициябез бар безнең. Сәбәбе дә туып тора бит аның. Мисал өчен, быел, иҗаты бөтен дөньяга таралган Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, редактор, публицист Равил Фәйзуллинга 4 августта 80 яшь тула. Шул уңайдан шагыйрьнең бакча йортында кунак булып, яшәеш һәм шигърият турында аралашып кайттык.

– Равил абый, “ачның хәлен тук аңламый” диләр. Әтиегез дә председатель булган, сез дә күп еллар җитәкче булып эшләгән кеше. Халык шагыйре буларак халыкны аңлыйсызмы сез?

– Үзем ач йөрмәсәм дә, мин ачлыкны да, тук тормышны да күрдем. Әти дә председатель булып гомер буе эшләмәгән, шул 4-5 ел торды микән. Без әллә ни бай яшәмәдек, ләкин ипидән өзелмәдек. Ә күршедә, янәшәдә ачлыктан интегүчеләр бар иде. Мәктәптә укыганда озын тәнәфестә өйдән алып килгән бер телем ипине ашыйсың. Иписе булмаган дусларга да аз-азлап бүлеп бирәсең. Бөтен кешегә дә җитми ул, әлбәттә. Шунда такмак чыгардылар: “Әчебашы урманында ике ябалак уйный. Бирмә, Равил, ипиеңне, барыбер тамак туймый”. Бишкә генә укыган өчен дә яратмыйлар иде мине. “Председатель малае булгач, аны яклыйлар”, –дип әйтәләр иде, җыелышып кыйнап та алалар иде шунда. Өч дүрт ел күчми калган Рауза исемле тазарак кына бер кыз бар иде. 4-5 классларда инде бу. Күчерергә бирәм бу кызга, үзенә күрә интеллектуаль яктан аның терәге булдым. Ул мине теге усал малайлардан яклый иде. Менә шулай бергә үстек инде. Ул чордагы төрле авырулар, бет... Малайлар белән бергә мунчага керәбез, салган эчке киемнәреннән шыбыр-шыбыр коела иде бетләре. Безнең мунча бар иде, шуңа ул яктан чистарак яшәгәнбездер. Әниләр яккан мунчага ярты авыл килә иде. Чөнки бөтен кешедә юк.

– Шуңа сезне хәллерәк тормышта үскән дип беләм дә инде.

– Кешедән әллә ни артыгы булмады. Җиде класс бетергәч укуны дәвам итәргә кирәк. Котлы Бөкәшкә 14 яшемдә 1 чакрым җәяү йөреп укыдым. Анда кешедә фатирда торабыз. Идәндә йоклыйбыз. Мин уртага ятарга яратмыйм, чөнки кырыйда салкын булса да, иркенрәк. Ләкин анда бозау бар. Ул да тик тормый, “йомыш”ын үти шунда.

Халыкның хәлен ничек аңлыйсыз, дисең. Шул халык арасында яшәдем, шулай ук эшләп үстем бит мин. Әти иртүк чыгып китә. Без биш бала. Кыш көне урманнан утын алып кайтырга кирәк. Җәй көне дә эш күп. Балыкка барасы килә. Аның өчен чүпне утарга, абзарларны чистартырга, тиресләрне түгәргә, идәнне юарга, тагын әллә ниләр эшләргә кирәк. Соңыннан гына җибәрәләр. Хәзер менә шул вакытларны искә төшереп балык тотарга иркенләп йөрим инде.

– Шулай иркенләп яшәү турында хыяллана идегезме?

– Максатчан идем. Акчага беркайчан да кызыкмадым. Шул ук вакытта артык бай да, хәерче дә булмадым. Студент вакытта минем мең тәнкә бурычым була торган иде. Стипендия 12 тәңкә. Димәк, ышанганнар, миңа акча биргәннәр. Гел ирекле булырга тырыштым. Менә хәзер килде инде ул. Зарплата, пенсия алам. Миңа күп түләмиләр, кирәкми дә. Хәзер дә артык акча кирәкми миңа. Коммуналь түләүләргә, ризыкка җитә. Ә эшкә, яраткан эшем булганга күрә йөрим.

– Үз юлын табу бәхете бөтен кешегә дә бирелми. Сезгә ул яктан киңәш бирүче булдымы?

– Мин кечкенә чакта авылга концерт белән Рәшит Ваһапов килгән иде. Шунда ничектер кереп (балаларны кертмиләр иде, халык та күп) сәхнә янына барып бастым. Сәхнә борыннан, андагы кешеләрнең аяклары гына күренә. Рәшит абый нидер җырлый. Җырында эшем юк, ялтырап торган ботинкасыннан күземне ала алмыйм. “Мин дә үсеп зур кеше булам һәм ялтырап торган ботинка киям”, – дигән уй күңелгә керде. Анна Сергей Михалков дигән кеше гимн язып 25 сум гонорар алган, дигән сүз ишетелде. Мин инде язучы булырга хыялланган бала, бу эшнең акча китерәчәген дә күңелгә салып куйдым. Китап күп укыйм, әти алган газета-журналларны да калдырмыйм. Һәм өченче класста укыганда үземнең беренче кулъязма китабымны чыгардым. Музейда ул хәзер. Бөтен шартын китергәнмен. Башта азрак кереш сүз бар, биография. “Өченче класста бер дүртле чыкты. Дүртенче класста мин отличник булырга тиеш. Мин шагыйрь булырга хыялланам”, – дип язганмын. Максатым ачыкланган вакытта миңа 10 яшьләр тирәсе булса, хәзер 80 тула. 70 ел уңа, сулга борылмадым, үз максатыма бардым һәм нәрсәдер эшләдем. Бу миңа канәгатьлек бирде, үземә көч өстәде. Кешеләргә дә файдасы булды. Менә моннан нәрсә килеп чыга: адәм баласы үзенең юлын, максатын ничек иртәрәк билгеләсә, үзенә шуның кадәр җиңел була. Бер сайлаган юлдан тайпылмыйча барасың да барасың, тәҗрибәң дә арта, мөмкинлекләрең дә.

-2

– Бүгенге көндә ун яшьтә түгел, 30да, 40та да нишләргә белми, яшәү кызыгын тапмый йөрүчеләр бар бит.

– Күбесенең максатлары юк. Юнәлеш бирүче дә булмагандыр бәлки.

– Ата-ана гаепледер дисезме?

– Алай дияргә ярамый. Ата-ана үзенең баласына бәхет тели. Әгәрдә бүгенге заманда туган булсам, бәлки, мин дә шушы яшьләр кебек булыр идем. Тормышның үз авырлыклары һәм җиңеллеге дә кеше язмышына йогынты ясый.

– Улыгыз Газиз, хәзерге чор баласы, сезнең дәвамчыгыз. Ул нәрсә белән шөгыльләнә? Максатлары бармы?

– Максаты бар. Диплом яклап йөри. Дүрт телне яхшы белә, төрек теленнән репетиторлык белән шөгыльләнә. Магистратурага керергә тели.

– Ничек уйлыйсыз, Татарстанда калырмы, читкә китәрме?

– Калыр дип уйлыйм. Мин җибәрү ягында түгел.

– Равил абый, сезнең бер юллык, ике, өч юллык шигырьләрегез бар. Аларны бөек иҗатка саныйсызмы?

– Беренчедән мин бер әсәремне бөек, дип санамыйм. Икенчедән, бәлки аларны син дәвам итәрсең дә, соавтор булырсың. Мин шул шигырьләр белән кеше күңеленә очкын салам, укучы белән сөйләшәм.

– Ә үзегез аларның күпмесен дәвам иттегез?

– Дәвам итмим, бер язып куйганга кайтмыйм. Шулай туган инде ул. Бөкре туганмы ул, кәкре туганмы, кыз бала булып туганмы, ир бала булыпмы – миңа ул шулай кадерле. Андый шигырьләр кешенең вакытын алмый бит. Ә безнең яшь чакта артык мәгънәсе һәм файдасы да булмаган озын поэмалар белән мавыктылар. Хәзер дә аларны язучылар бар әле. Гонорарны да элек юл санына карап түлиләр иде бит. Озын язгач, акчасы да күбрәк була. Кыска шигырьләр миңа матди файда китерми, ул минем күңел таләбе иде. Алар берсе дә буш түгел бит. Кемдер аларны аңламаска мөмкин, кемнедер ул уйландыра. Шигырьләрне болай да бик сирәк кеше аңлый.

– Бер танышым шигырь китабын укыганда аңламаган җирләрен сызгалап бетерә иде... Аңламагандыр инде. Халык арасында да шундый укучылар күптер бит.

– Бу дөньяда иң зур сәнгать – ул музыка, дип уйлыйм. Сүзсез, нисез, абстракт нәрсә. Музыка һәр кешегә үзенчә тәэсир итә, аны тыңлаганда һәркем үзенекен уйлый. Икенче бөек сәнгать – ул шигърият дип саныйм. Ул әдәбиятның әнкәсе. Заманында минем дә төрле шигырьләр язылды, системага каршы чыкканнары да шактый булды. Һәм аларны күп кеше укымавы, күпләрнең аңламавы яхшы да булды әле. Миңа күп кешенең аңлавы кирәкми.

– Җитәкчеләр, депутатлар арасында дусларыгыз бик күп. “Нигә мондый әйбер язасың”, – дип үпкәләүчеләр юкмы?

– Анда үпкәләп тормыйлар – чарасын гына күрәләр. Миңа кагылмадылар, анысы. Хәтта Тукай премиясе алдыннан килгән анонимкаларга да карамадылар. Үземнең тирәдәге бер кеше язган, кайбер нечкәлекләрне шундый белеп язган, кемлеген чамалавы кыен түгел иде. Минем репутация яхшы булган, күрәсең, аның хатын игътибарга алмадылар. Шулай итеп 33 яшемдә Тукай премиясен алдым. Язучылар арасында әле ул яшьтә алган кеше юк.

– Соңгы елларда Тукай премиясен алган күпләрне халык белми дә.

– Белгән кеше белә инде. Ахыр чиктә наградалар түгел, кешенең исеме кала, барыбер. Исем бар. Кеше бит гомер буе исем өчен эшли.

– Равил абый, күпләр котлауларны яратмыйбыз, диләр. Сезнең дә юбилей якынлаша, ялагай һәм ихлас сүзләр күп булачак.

– Тәртибе шул булгач, әйтәләр инде. Күпертеп тә җибәрәләр. Аны “Казан утлары”нда үзебез дә күп яздык. Күбесе фальш икәнен беләм инде мин, шуңа әллә ни ис китми. Тагын шул ягы бар, тиешле мактауларны, зурлауны мин яшь чакта ук күрдем. Шуңа хәзер тыныч карыйм. Күрмәгән кешенең олы яшьтә дә ниндидер исем аласы, хәзер дә нәрсәгәдер ирешәсе киләдер. Лаеклар да бар.

– Бер сөйләшкәндә, язмый калган көнем юк, дип әйткән идегез. Бүген нәрсә яздыгыз, ничә юл?

– Кызык син, ә. Мин каторжник түгел бит. Йөздем бүген. Минем тормыш девизы бар: “Иртән тор да, чиста пакь күлмәк ки һәм дусларны арттыр дөньяда”, – дигән кредо. Кичә булган начарлыкны онытып торырга кирәк иртән. Рәнҗеткән кешене кичерергә кирәк. Аның онытып булмый торганнары да була, сүз дә юк. Бигрәк тә милли мәсьәләгә кагылышлы, синең идеалыңны какшата торган нәрсә булса. Ләкин аны да кычкырып, байрак итеп тотып йөрүдән мәгънә юк.

– Алмаз улыгызның балалары, оныкларыгыз турында да сөйләгез әле, Равил абый. Татарча сөйләшәләрме?

– Мәскәүдә яшәсәләр дә, бөтенесе дә татарча сөйләшәләр. Алмаз улыма хәзер 54 яшь инде. Газиз белән яшь аралары – 32 ел.

Хатыны Алия. Кызлары Чулпанга 17, уллары Ильяска 16 яшь. Минем оныкларым турында дигәннән, бер әйбер сөйлим. Килен балалар белән Мәккәгә барды. Шунда Ильяс оныгым шалтыратты да: “Дәү әти, миң синең өчен дә хаҗ кылырга рөхсәт итәсеңме?” – ди. Күземә яшьләр килде. Бала минем өчен хаҗ кылырга тели. Шуларга минем бик күңелем булды инде.

– “Йөзүләр” ничек узды, кемнәр катнашты?

– Мин аны “Әдәби сәнгать һәм спорт бәйрәме” дип атыйм. Быел 45 нче сезон йөзәбез. “Йөзүләр” Биектау районындагы табигый тыюлыкта урнашкан Чулпан күлендә булды. Алты кеше йөздек. (монда бераз информация кирәк, кемнәр катнашкан, ничә км йөзгәннәр, тирәнлеге күлнең.)

Кызганыч, масса рәвешендә безнең халыкта йөзү культурасы бөтенләй юк.

– Равил абый, бу безнең дингә бәйле түгелме? Мөселманнарга, бигрәк тә хатын-кызларга болай чишенеп йөрү килешми дип уйлыйм.

– Кызык әйттең син. Минем бу турыда уйлаганым юк иде, дөресен әйтим. Аннары халыкны авыр хезмәт тә баса, аның электән үк йөзәргә вакыты калмагандыр. Печән, утын әзерләгәнче, малын, бакчасын караганчы бөтен энергиясе беткәндер. Шулай яшәү психологиягә керә, характерга сеңә бит ул. Су – ул, күпмедер дәрәҗәдә үзеңә кайту да. Суда әллә ни авыр уйлар уйламыйсың. Дөнья куганда кешенең күккә карарга вакыты юк бит. Монда йөзәсең, күктә кошлар оча, син дә алар кебек очкан төсле. Рухи яктан чистарынасың. Үзеңдә көч тоясың. Йөзүнең файдасы бик күп аның.

Альбина ГАЙНУЛЛИНА

-3