Кеше тормышында югалтулар бик күп була. Шулар аша кеше чыныга. Иң зур һәм төзәтеп булмаслык югалтулар – әти-әниләрне мәңгелеккә озату.
13 декабрь иртәсе безнең гаиләбез өчен зур сынау китерде. Әниебез Клара Гариф кызы бакыйлыкка күчте. Сыгылмаска, сынмаска әтиебез терәк, үрнәк булды.
22 гыйнвар көнне әтиебез Әгъзам Һади улына 90 яшь тулды. АллаһыТәгаләнең кодрәте киң, шул көнне әниебезнең кырыгын уздырдык, әйтерсең, әни әтинең туган көнендә безнең янәшәдә иде... Ә менә 30 гыйнвар көне тагын авыр кайгы китерде. Инде әтиебез дә ахирәткә күчте.
Әти-әниебезгә кирәк чакта ярдәм кулы сузган укучыларына, хастаханә хезмәткәрләренә рәхмәтебезне белдерәбез. Хөрмәтле күршеләребез, авылдашлар, райондашлар, хезмәттәшләр, дуслар, туганнар! Иң авыр кайгылы чагыбызда, сезнең, әти-әниебез хакында әйтелгән җылы сүзләрегез, якты хатирәләрегез, ярдәмегезбезгә искиткеч терәк булды.
Һәрбарчагызга Аллаһы Тәгалә сәламәтлек, хәерле гомер бирсен, күңелегездәге изге морат-максатларга ирешергә насыйп итсен дигән теләктә калабыз. Әтиебез истәлегенә Коръән ашын мәчеттә зурлап ифтар итеп оештырган
авылдашларга, бигрәк тә мәчеткә йөрүче апаларга рәхмәтебезне белдерәбез.
Әти-әниебезгә күрсәткән кадер-хөрмәтегез безгә зур таяныч һәмюаныч. Һәрберегезгә мең рәхмәт.
Клара һәм Әгъзам Һадиевларның балалары