Бүгенге көндә хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә район халкы булдыра алганча ярдәм итә, хәтта ау мылтыклары белән дә. Район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенең ау мылтыгын махсус хәрби операциядә катнашучы районыбыз егетләренә тапшырды. Әлеге акциягә сез дә кушыла аласыз. Мылтыкларны тапшыру өчен Балтачта Татарстан Республикасы Росгвардиясе фонды инспекторы Фәрит Гариповка 2-56-61 яисә 89872 27 24 55 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аның янына килгәндә, мылтык белән бергә аны куллану өчен бирелгән рөхсәт кәгазен алып килү сорала. Сугышчыларыбызга ау мылтыклары рәсми рәвештә килешү нигезендә тапшырыла. Игътибар, мылтыклар белән бергә алар өчен алынган патроннарны да тапшыру кирәк.
Бүгенге көндә хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә район халкы булдыра алганча ярдәм итә, хәтта ау мылтыклары белән дә
7 апреля 20257 апр 2025
~1 мин