Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Бүген Балтач районы үзәк район хастаханәсендә «Район хастаханәсе шартларында азинвазив хирургия

Бүген Балтач районы үзәк район хастаханәсендә «Район хастаханәсе шартларында азинвазив хирургия. Чынбарлык һәм перспективалар» темасына багышланган киңәйтелгән практикум-семинар уза. Чарада Татарстан Республикасының 9 хастаханәсеннән, шулай ук МКДЦ һәм Киров өлкәсенең Малмыж районы үзәк хастаханәсеннән әйдәп баручы хирурглар катнаша. Катнашучыларны Балтач районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Рамил Рәфхәт улы Сәфәров сәламләде, бүгенге чараның максаты белән таныштырды һәм тәҗрибә уртаклашуны күздә тоткан семинарларның сәламәтлек саклау өлкәсендә бик мөһим булуын билгеләп узды. Хирургия бүлеге мөдире Сәйдәхмәт Гаипназар улы Гаипназаров үзәк хастаханәнең хирургия бүлеге казанышлары турында презентация үткәрде.

Бүген Балтач районы үзәк район хастаханәсендә «Район хастаханәсе шартларында азинвазив хирургия. Чынбарлык һәм перспективалар» темасына багышланган киңәйтелгән практикум-семинар уза.

Чарада Татарстан Республикасының 9 хастаханәсеннән, шулай ук МКДЦ һәм Киров өлкәсенең Малмыж районы үзәк хастаханәсеннән әйдәп баручы хирурглар катнаша.

Катнашучыларны Балтач районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Рамил Рәфхәт улы Сәфәров сәламләде, бүгенге чараның максаты белән таныштырды һәм тәҗрибә уртаклашуны күздә тоткан семинарларның сәламәтлек саклау өлкәсендә бик мөһим булуын билгеләп узды.

Хирургия бүлеге мөдире Сәйдәхмәт Гаипназар улы Гаипназаров үзәк хастаханәнең хирургия бүлеге казанышлары турында презентация үткәрде.

-2
-3
-4
-5
-6
-7
-8