Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Бүгенге шахмат ярышында район спартакиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бүгенге шахмат ярышында район спартакиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр Бүген Балтач гимназиясендә "Балтачагрохимсервис«оешмасы призына традицион шахмат турниры уза. Турнирда 65 уенчы катнаша. Балтач районы командасы белән 9 район (Мамадыш, Кукмара, Әтнә, Саба, Биектау, Арча һәм Мари Иле районнарыннан) уенчылары көч сынаша. Шахмат — Балтач районында алга киткән ярышларның берсе. Ул акыл үсешен камилләштерә, тәрбияви яктан да әһәмиятле. Ярышларның һарберсе диярлек уенчыларның күплеге, шахматка карата мөнәсәбәтнең югары булуы белән сокландыра. Балтач гимназиясендә узган әлеге ярышта район спартакиадасы җиңүчеләре дә бүләкләнде. «Балтач Агрохимсервисы» җәмгыяте җитәкчесе Наил Гыйләҗевның шахмат ярышларын үстерүгә керткән олы хезмәтләре гомерлек рәхмәткә лаек. Баш мөхәррир фотолары.

Бүгенге шахмат ярышында район спартакиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бүген Балтач гимназиясендә "Балтачагрохимсервис«оешмасы призына традицион шахмат турниры уза.

Турнирда 65 уенчы катнаша. Балтач районы командасы белән 9 район (Мамадыш, Кукмара, Әтнә, Саба, Биектау, Арча һәм Мари Иле районнарыннан) уенчылары көч сынаша.

Шахмат — Балтач районында алга киткән ярышларның берсе. Ул акыл үсешен камилләштерә, тәрбияви яктан да әһәмиятле. Ярышларның һарберсе диярлек уенчыларның күплеге, шахматка карата мөнәсәбәтнең югары булуы белән сокландыра.

Балтач гимназиясендә узган әлеге ярышта район спартакиадасы җиңүчеләре дә бүләкләнде. «Балтач Агрохимсервисы» җәмгыяте җитәкчесе Наил Гыйләҗевның шахмат ярышларын үстерүгә керткән олы хезмәтләре гомерлек рәхмәткә лаек.

Баш мөхәррир фотолары.

-2
-3
-4
-5
-6
-7
-8
-9