Бүген Балтач мәдәният үзәгендә «Ислам моңы» мөнәҗәтләр бәйгесенең финалы узды. Чара кул эшләре күргәзмәсе белән башланып китте. Аннан соң Татарстанның халык артисты, мөгаллим Миңгол Вәгыйз улы Галиев катнашучылар өчен мастер-класс үткәрде. Чараның икенче өлешендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бәйгедә балалар бакчаларыннан сабыйлар, төрле мәктәпләрдән укучылар, авыл җирлекләреннән урта һәм өлкән буын вәкилләре катнашкан. Барлык катнашучыга да төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм акчалата призлар тапшырылды.
Бүген Балтач мәдәният үзәгендә «Ислам моңы» мөнәҗәтләр бәйгесенең финалы узды
4 апреля 20254 апр 2025
~1 мин