Татарча беренче дәреслекләр авторы
XIX гасырның бөек мәгърифәтчесе, педагог-галим, этнограф, тарихчы, фольклорчы, тел белгече, методист, язучы Каюм Насыйри татар тарихында әнә шул күпкырлы эшчәнлеге белән, энциклопедист галим буларак урын алды.
К.Насыйри үз заманында татар халкының мәгарифе үсешенә иң зур өлеш керткән педагогларның берсе. Ул татар балаларына ана телендә белем бирү, дөньяви белемнәрне, рус телен укыту кебек мәсьәләләргә зур игътибар биргән.
Насыйри – татар телендә мәктәп дәреслекләре язган беренче методистларыбызның берсе: «Хисаплык, ягъни гыйльме хисап кагыйдәләре, яки арифметика вә һәм хисаплык мәсьәләләре» («Арифметика», 1873); «Истыйляхат гыйльме һәндәсә» («Геометрия», 1895), «Ысул җәгърафияи кәбир» («Зур география», 1–3 өлешләр, 1894–1899) һ.б. Бу китаплар балалар өчен аңлаешлы телдә язылулары, татар телендәге фәнни атамаларны кулланулары белән татар мәгарифе өлкәсендә яңалык була.
Фәнни-һөнәри белемнәрне таратучы
XIX гасырның ахырларына таба татарлар арасында фәнни белемнәрне тарату, халыкны төрле һөнәрләргә өйрәтү юнәлеше киң тарала. Татар телендә умартачылык, бакчачылык, агач эшкәртү, аш-су пешерү һәм башка бик күп өлкәләргә караган китапчыклар басыла башлый. Бу яктан караганда да Каюм Насыйри беренчеләрдән булган. Ул халык арасында гыйлем, фәнни белемнәрне популярлаштыруны милләтне алгарышы, тәрәкъкыяте өчен иң мөһим эшләрнең берсе дип санаган. Табигать фәннәренә караган «Зирагать гыйльме, ягъни иген икмәк вә ашлык чәчмәк вә җимеш бакчалары ихъя кыйлмак бәянында бер яңа фәндер» (1892), «Гөлзар вә чәмәнзар, ягъни үләнлек вә чәчәклек» (1894) хезмәтләре, зәркән һәм слесарь һөнәрләре, татар ашлары, ризык әзерләү турындагы китаплары, күпсанлы календарьлары аша татарларны бик күп файдалы мәгълүматлар белән таныштырган.
«Тәрбия китабы»
Шулай да, К.Насыйри ул - иң беренче чиратта татар балаларын милли, дини рухта, фәнни нигезләргә таянып тәрбия итүнең мөһимлеген раслаган, бу хакта үзенең уникаль хезмәтләрен бастырып чыгарган педагогыбыз ул.
Аның «Тәрбия китабы»н чын мәгънәсендә татар тәрбиясе буенча иң зур, мөһим хезмәтләрнең берсе дип атарга була. Ул, язылуына йөз елдан артык вакыт үтсә дә, үзенең әһәмиятен югалтмый, тәрбия өлкәсендәге төп принциплар, ысул һәм алымнар, төп идеясе белән бүген дә актуаль булып кала.
Моннан тыш, аның әхлак тәрбиясенең нигезләрен аңлаткан «Әхлак рисаләсе сәгыйрь» («Әхлак буенча кыскача китап», 1884); «Утыз вәгазь», «Әхлак рисаләсе кәбир» («Әхлак буенча зур китап», 1890) кебек хезмәтләре үз заманында да, бүген дә тәрбия өлкәсендә эшләүчеләрнең төп өстәл китаплары булып тора.
Тәрбия – ул баланы туганнан алып гомере буена озатып барырга тиешле иң мөһим гамәлләрнең берсе
К.Насыйриның тәрбиягә багышланган китапларының популярлыгы аларның халык өчен аңлаешлы, халыкчан телдә язылулары белән дә, тәрбиянең төп принципларын коры кагыйдәләргә генә түгел, ә халык тормышыннан алынган мисалларга таянып, үгет-нәсыйхәт, вәгазьләр рәвешендә язылуларында булган. Педагог өчен тәрбия – ул баланы туганнан алып гомере буена озатып барырга тиешле иң мөһим гамәлләрнең берсе, һәм ул, автор билгеләп үткәнчә, «фәкать ашатып-эчертеп үстермәк мәгънәсендә генә түгелдер, бәлки ашатып-эчертеп үстермәк, вә баланың холкын, фигылен ислах кыйлмак вә төзәтмәк, вә, хайванидан чыгарып, инсаният дәрәҗәсенә китермәк, вә тәгълим бирмәк, вә үгрәтмәк, вә укытмак, вә әдәп нигезе бирмәк мәгънәсендәдер».
Барлыгы 113 хикәя - өлештән гыйбарәт булган китапта әхлак тәрбиясе, гаилә тәрбиясе, хезмәт тәрбиясе, акыл тәрбиясе, холык тәрбияләү, кеше тормышындагы төп кыйммәтләр һәм тәрбиянең башка бик күп төрләренә караган аерым нәсыйхәтләр китерелә.
«Һөнәр – бер агым судыр вә ышанычлы дәүләттер»
Иң беренче нәсыйхәттә (автор аларны «тәрбия» дип атый) К.Насыйри һөнәр алуның кеше тормышындагы асылын, әһәмиятен ачыклый: «Әй җаннарым, угланнарым, нәсыйхәтне ишетегез – һөнәр үгрәнегез. Дөньяның милкенә вә дәүләтенә ышанырга ярамас. Алтын-көмеш – сәфәр кешесенә хәтәрдер; вә йорт-йир кешесенә дәхи хәтәре бар: йә угры алып китәр, яки утка янып китәр. Әмма һөнәр – бер агым судыр вә ышанычлы дәүләттер. Һөнәр иясе әгәр дәүләттән төшсә дә – кайгы юк. Син дә шулай ук һөнәр үгрән, тәрбия үгрән, гыйлем үгрән».
Моннан тыш, ул гыйлем, гыйлемлелеккә зур әһәмият бирә: «Гыйлем, – әлбәттә, пәйгамбәр мирасыдыр», дип нәтиҗә ясый. Ләкин шул ук вакытта, гыйлем алуда, акыл тәрбиясе бирүдә баланың шәхси үзенчәлекләренә игтибар бирелергә тиешлеккә басым ясый: «Тәрбия бердер, ләкин сәләтлелек башкадыр».
К.Насыйри юмартлык-саранлык, булганына канәгать була белү, яхшылыкны яманнан аера белү, яманлыкка яхшылык белән җавап кайтару, башкаларның эш-гамәленнән күреп гыйбрәт алу, нәфесне тыю, юкка-барга зарланмау, яхшы холыклы, сабыр булу, кеше янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, ашау-эчү тәртипләре һ.б. бик күп тәрбиядә генә түгел, һәр кешенең көндәлек тормышында да кирәк булган тәрбия алымнарын күрсәтә. Һәм, күргәнегезчә, алар бүген дә шул ук.
«Изге бәхетле бул, явыз бәхеттән саклан»
Тәрбиянең кеше тормышында никадәр зур әһәмияткә ия булуын, бала чактан ук дөрес тәрбия бирүнең ролен ассызыклап, К.Насыйри болай дип яза: теге яки бу адәмнең картлык көнендә мохтаҗлыкта азап чигүләре «кечкенә вакытта балаларын яхшы тәрбия кыйла белмәгәнлектәндер. Әй угыл, бу урында сәңа яхшы бер тәрбия бардыр ки: изге бәхетле бул, явыз бәхеттән саклан, монда сиңа изге бәхет галәмәтләрен санап китерүдән максуд - сине изге бәхетле кыйлмактыр».
Педагог фикеренчә, кешенең ничек үсүе, кем булуы, нинди һөнәр сайлавы, ничек яшәве, һәм, ниһаять, картлык көннәрен ничек уздыруы да аның балалачактан алган тәрбиясеннән тора. Шуңа күрә тәрбия кеше тормышында иң зур, хәлиткеч адымнарның берсе.
Аның ничек алып барылуыннан кешенең киләчәк тормышы, киләчәк буыннарының яшәеше генә түгел, гомумән татар милләтенең киләчәге бәйле. Нәкъ менә шуның өчен тәрбиягә иң зур әһәмият бирелергә тиеш.
К.Насыйриның тәрбия турындагы фикерләре татар халык педагогикасының нигезен тәшкил итә, ә аның китаплары татар тәрбиясе энциклопедиясе дип аталырга хаклы. Әдибебезнең хезмәтләрен, фикерләрен өйрәнеп, аларны татар балаларына тәрбия бирүдә файдалану – безнең төп бурычларыбызның берсе.