Найти в Дзене
Альбина Гайнуллина

Кызларым кайда? ХИКӘЯ

Алга таба атларга кыймый озак басып торды Кәрим. Колагында әле һаман капка шыгырдап ачылган, бикләре шалтыраган тавыш. Карт овчаркаларның ыргылып өрүе колакта. Сакчының: “Пока, Кәрим, сюда не возвращайся!” – дигән сүзләре артыннан ияргән гүя. Чал кергән чигәләрне кыса төсле шул сүзләр. Унике ел дәверендә иректән, туган ягыннан, кара туфрагыннан аерып торган капкалар теге сакчы егетне йотып, Кәримнең артында ябылды. Алар гадәттән тыш авыр сыкрап: “Хуш, Кәрим, син ирекле...” – дип шыгырдады төсле бүген. Затворлар, йозаклар, сакчы билендәге кабурага кадәр: “Син ирекле, син ирекле, ирекле, ирекле...” – дип такмаклады төсле. Каядыр эчтә, таш стеналар, тимер чыбыклар артында карт, усал этләр дә аның ирегеннән көнләшеп, аның белән хушлашып, улый-улый өрәләр иде. Көзге шыксыз җил дә, иләмсез салкын яңгыр да, Кәримнең көрән плащын йолкып, җыерчыклар баскан яңакларын чәбәкләп: “Син ирекле, син ирекле,” – дип кабатлады. Ирнең битарафлыгына гаҗизләнепме, әллә югалып калган юлдашын ушына кайтару максаты беләнме, җил аяктан егарлык көч белән күкрәгенә сукты, шул ук яман көч белән өстенә чиләкләп яңгыр суы койды. Көзге яңгыр. Ирек яңгыры.

Кәрим, кулындагы төенчеген, беренче тапкыр күргән төсле, йөзенә якын китереп, текәлеп үк карады. Салкын яңгырдан йөзен яшереп, алга таба бөкрәебрәк, вокзалга таба кызу-кызу атлап китте. Шул кызулыгы белән ир кассага юнәлде. Кесәсендә билетлык һәм аз-маз капкалап алырлык акча бар. Ул кулын касса тәрәзәсенә сузган хәлдә аптырап калды. “Кая барасыз? Гражданин, сезгә билет кая кирәк?” – дип, сорау арты сорау яудырган кассирны да, артында торган кешеләрнең ләгънәтен дә ишетмәде. Аны этеп-төртеп чираттан чыгардылар. Ул исә бушлыкка төбәлеп, чуалган зиһеннең хөкемен көтте. Чыннан да, кая барырга соң? Ташкентка... Мәскәүгә... Әллә Себергә китәргәме?! Дүрт ягы кыйбла! Кая барса да, көтәр, каршы алыр кешесе юк лабаса. Торыр җире дә юк.

Уйлар чоңгылында кайнаган аңны кайнар сумса исләре айнытып җибәрде. Кәримнең бик нык ашыйсы, аннан да бигрәк тартасы килгәне исенә төште. Теләккә буйсынып куллар кесәгә шуышты. Җанны җылытып алырга өлгергән өмет чаткысы юеш кесә төбендә тәмәке төпчеге сыман сүрелде. “Менә монысы начар булган...” – дип мыгырдап куйды ир. Бүген, иректә әйткән беренче сүзләре Кәримнең! “Начар булган!”

“Монысы начар булган, улым...” – Әтисе куе кашлары астынннан сөзеп карый иде дә, башын чайкап куяр иде. Аның балаларга кычкырганы, сукканы булмады. Кәрим холкы белән әтисенә охшаган. Тыныч, сабыр иде...

– Әйдә, тартып керәбез.

– Минем...

– Күрәм. Үзем генә тартырга яратмыйм...

Кәрим, дәшми генә, күн плащ кигән, 60-65 яшьләрдәге ир-ат артыннан тышка атлады. Яңгыр тынычланган. Иләп кенә ява. Җиле дә поезд көткән юлчыдай, кая барып сугылырга белми, рәшәткәле коймаларга ышкылып йөри. Ирләр сүз какмый гына кыйбатлы тәмәке кабыздылар. Кәрим башта, әрсезләнеп, кат-кат суырып куйды. Үпкәсенә ләззәтле төтен тулгач кына, йөрәге тынычланып тибә башлагандай булды. Плащлы кеше тәмләп, ашыкмый гына тарта. Ул иреккә күптән чыккан, гадәти тормышта үз урынын күптән тапкан. Кәримне беркавым күзәтеп торганнан соң, абзый карашын читкә алды.

– Кая кайтасың?

– Кайтыр җирем юк. Тегеннән...

Тәмәке төтененә тынлык уралды. Алар берсен-берсе сүзсез генә аңлыйлар иде шикелле. Сүзләр урынсыз.

Көтүчеләр кебек, вокзал каршында таралган уйларын барлый ирләр. Ирек тәмен тойган аргамактай, уйлар еллар аша әллә кайларга чаба. Ике авыл көтүе бер болында очрашкандай, ике кеше уйлары бер тормыш мәйданын айкый. Болай берсен-берсе яхшы белгән кешеләр генә дәшми тора ала. Дуслар, абый белән эне, ата белән бала гына шулай бер уйны икегә бүлеп уйлый ала. Һич югында ике дошман, ике көндәш! Арада бер кисешү ноктасы кирәк. Бер уртаклык булмаса чит кешеләргә янәшә үз уйларына бирелеп тору һәм шул ук вакытта бер-берсен аңлау мөмкин түгел. Чит кешеләр аралашыр өчен якыная. Якыннар, киресенчә, сөйләшер сүз, уртак уйлар калмагач, бер-берсеннән читләшә...

– Мин иреккә чыккач туган якка кайткан идем, – диде күн плащлы ир. – Колхозга эшкә урнаштым. Анда эшче куллар һәрвакыт кирәк. Тора-бара тормыш җайланды. Туган якның туфрагы да, җиле дә булыша. Туган ягыңа кайт.

Кәримнең иңенә кагылып алды да, бер кап тәмәкене тоттырып яңадан вокзал эченә кереп китте абзый.

* * *

Поезд тәгәрмәчләре тимер юллар белән тәмләп серләшә. Шакы-шокы килеп ашыга-ашыга дөнья хәлләрен җиткерә. Юллар уйчан гына тыңлап кала. Бүген алар Кәрим язмышын сөйли. Тәгәрмәчләр сүзгә туймас гайбәтче кебек тәкатьсезләнеп: “Туган ягына кайта ул. Төрмәдән. Ул ирекле. Ирекле... Ирекле... Ирекле”, – дип такмаклыйлар. Юллар, артык зур кызыксыну белдерми генә: “Кайтсын. Бик яхшы. Туган якның һавасы да шифалы. Кайтсын, кайтсын,” – дип кала. Тәгәрмәчләр, үчекләпме, кызгану белдерепме: “Аның кайтыр кешесе дә, йорты да юк. Ул ялгыз... Ялгыз... Ялгыз...” – диләр. Моңа каршы юллар: “Кеше җирдә ялгыз була алмый... Бар да вакытлыча... Кайтсын. Кайтсын. Кайтсын.” – дип җавап кайтара. Барысы бергә килешеп: “Иң мөһиме ул ирекле. Ирекле. Ирекле...” – дип дәвам итә.

Кәрим тәгәрмәчләр гайбәтен ишетми. Аның күңеле хатыны язган бердәнбер хатны кычкырып укый. Унике ел буена бердәнбер хат!

“Сәлам, Кәрим. Мин синең белән аерылыштым. Йортны сатып, авылдан киттем. Авылга өметләнеп кайта күрмә дип кенә язуым. Киләчәгеңне җайларга вакытың бар әле. Берәр нәрсә уйлап табарсың. Исән бул”.

Баштарак хатыны белән балаларын сагынып яшәгән иргә вакыт тукталган төсле, иреккә чыгар көннәр җитмәс кебек тоелды. Әнисе исән чакта авыл хәлләрен, балалары хакында белешеп торды Кәрим. Әнисе үлгәч аңа хат язучы да, посылка салучы да булмады. Балалары турында да ул берни белми.

* * *

Тамара Шнель – ирдән аерылып, яше дә тулмаган кыз бала белән шәһәрдән кайткан хатын Кәрим белән язылышканда кызы белән үзенең немец фамилиясендә калуларын шарт итеп куйды. Ул бала берәр уку йортын бетерәдер инде. Кәримне кулга алганда икенче сыйныфны башлап калган иде. Уртак балалары, тагын ике кызлары бар бит әле. Әлфия белән Әлфинә. Араларында бер яшь булса да, игезәкләр кебек алар. Хыялда икесен бер елны, бер сыйныфка бирү иде. Хәзер аларга да уналты яшьләр чамасы инде...

Бергә укыдылар микән?! Нинди икән алар? Кайткач Кәрим кызларын таный алырмы? Алар авылда микән соң? Тамара кая алып китте икән балаларны? Алар бәхетлеме? Әниләре кияүгә чыккандыр... Ә кызлар? Сораулар давыл булып купты. Баш мие менә-менә хәзер шартлар да, кайнар лава булып бөтен нәфрәте, ачуы ташып чыгар төсле. Ләкин, Кәрим атасы кебек тыныч холыклы, сабыр иде шул. Ул тамбурга чыгып тәмәке кабызды. Тәгәрмәчләр гайрәтләнеп шакы-шокы, чеки-чеки килеп гайбәт чәчәләр! Тимер юллар сабыр гына тыңлап, сирәк җавапларын кыстырып кала.

* * *

Туган як. Авыл. Көз урлаган көннең сүрән яктысыннан авыл башы күренә. Җир белән күкне, пәрәвез тозагыдай тоташтырган яңгырның туктарга исәбе дә юк. Табигать бишегендә гүя, ике тау арасындагы урман итәгенә урнашкан авыл сагышланып, юешләнеп көз хөкемендә кич каршылый. Көзнең иртә кичләре, китмәскә килгәндәй кара төннәре Кәримнең күңелендә әнисенә бәйле хатирәләрне уята. Ул көзне аеруча нык ярата иде.

– Тыныч кына сибәләп яуган шушы яңгыр күңел ярсуларын баса. Дөнья куабыз бит. Алны-артны күрми чабабыз. Тегесе кирәк, монысы кирәк. Таң беленгәнче торып сыер савасың, аңа кышлык печән әзерлисең. Төн уртасында гына эт булып арып кереп ятасың. Күзеңне йомарга да өлгермисең – яңа көн туа. Тагын җигелеп чабарга кирәк. Ә бер уйласаң барыбызга да ике метр җир җитә бит инде. Исән чакта да кешегә әллә ни кирәк түгел. Кара-каршы утырып чәй эчәр пар канаты, соңгы юлга тәрбияләп озатыр баласы булса, җиткән шул. Тынычлык кирәк бәндәгә. Туганнар, дуслар белән тату яшәү кирәк. Ә байлык бер көнлек ул. Кеше теленә керергә язмасын, – дип акрын гына, уйларына бирелеп, җыр көйләгәндәй, сөйләнеп утыра иде әнисе. – Менә хәзер, улым, камыр куям. Мичкә ягарбыз. Әтиең белән абыең эштән кайтуына өйне җылытып, пешеренеп куярбыз...

Тавык та чүпләп бетерә алмаслык хатын-кыз хезмәтен, “ә” дигәнче башкарып, әнисе кул эшләренә алына иде.

Кәримнең күңеленә аның йон эрләгән чагы аеруча сеңеп калган. Көзнең елак яңгырлы кичләрендә каба артында моңлы җыр көйләп утырган әнисе күз алдыннан китми. Җырын да, көен хәтерләмәгән күңелгә, көзге яңгыр шул үтә сагышлы җырны көйли кебек тоела.

* * *

Хатирәләргә ияреп Кәрим туган йортның нигезенә килеп җитте. Ул туып үскән йорттан нигез генә, туфрак кына калган икән шул. Өй каршында үскән шомыртны кочып елады Кәрим. Тармакланып үскән карт агач анадай кочагына сыендырды ирне. Авыр сыкрап, ботаклары белән Кәримгә үрелде, аркасыннан сөеп юатмакчы, әнисе кебек чәчләрен сыйпап куймакчы итте.

Йомшап киткән күңелен бушаткач, Кәрим Тамара белән торган йортка юл алды. Ишек алдында өзгәләнеп өргән этнең тавышына йорттан чит ир-ат килеп чыкты.

– Кем бар анда? Ринат синме?

– Мин Ринат түгел, – диде Кәрим. Карлыккан тамагын кырып, – Хәсән, танымыйсыңмы әллә?

Баксаң, йорт хуҗасы – Борһан карт оныгы, Хәсән булып чыкты. Борһан карт, Кәримнең бабасының бертуган абыйсы. Туганлык җепләре байтак гомер элек өзелгәнлектән, оныклар үзара аралашып яшәмәде.

Ринат Хәсәннең улы булырга тиеш. Кечкенәдән үк тәртипсез иде. Әти-әнисе аерылышкач, әтисенең йомшаклыгыннан файдаланып, өендә эш куша башласалар, уку белән йөдәтсәләр, тизрәк әти йортына юл тотты. Туйганчы йоклап, сыйланып, кесә төпләре бушагач, Хәсәннең артык байлыгы булмау сәбәпле, әнисенә тая малай. Хәсәннең икенче хатыны Дилбәрнең бу күренешкә бик тә җаны әрнеде, баланың ике гаилә арасында гаебеннән качып, юлдан язып йөрүенә эче пошты.

– Юк, туган, танымыйм. Атың кем? Кайдан буласың?

– Туган дип дөрес әйттең... Анысы өчен рәхмәт. – Кәрим яктыга атлады, кул биреп күреште. Хәсән төнге кунагын карашы белән бораулады, болай да кысык күзләрен чекерәйтеп, башын кыек салып күзәтте. Таныса да, танымас булып кыланды, үзенең кулы, тез буыннары калтырап төште.

– Кәрим мин. Шулай танымаслык булып картайганмынмы әллә? Син менә яхшы саклангансың, хәтта тазарып киткәнсең...

Хәсән телен йоткан хәлдә тәмәке сузды, ымлап кына тартырга тәкъдим итте.

– Кунакчыллыгың өчен рәхмәт, туган, мин әллә йортка чакырып, берәр чынаяк чәй тәкъдим итүче булырмы дигән идем. Танымаган буласың инде... Ярар, хуш, танымагач.

– Тукта! – Хәсәннең тавышы калтырап чыкты, ул каушавын йөгәнләп дәвам итте. – Таныйм, Кәрим, таныйм. Әйдә, тартыйк, сөйләшик. Аннан йортка чакырырмын. Безнең аталар бик туганлашып яшәмәделәр, сер түгел бит, туганлык канда гына...

Кәрим үзенең тәмәкесен кабызды. Хәсән сузып торган кулын кыяр-кыймас кына кире алып, ашыга-ашыга тарта башлады.

– Мин Тамараңнан йортны сатып алдым. Күп түләдем. Ул синең кайтасың юк дип ышандырды.

Сүз башы белән аклана башлаган Хәсәнгә битараф караш ташлап, көлемсерәп куйды Кәрим:

– Мине төрмәдә черетмәкче идегезме?

– Кәрим, миңа үпкә саклар урының юк. Бар да гадел...

– Мин гаделлек эзләп кайтмадым. Минем кызларым кайда?

Хәсән агарынып китте, як-ягына каранып, качар урын эзләгәндәй, кабаланды, куллары калтырады. Кәримнең балалар язмышы хакында хәбәрдар булмавын аңлады.

– Әйдә, йортка уз. Дилбәр чәй көйләгән иде, өчпочмак пешергән... Тамак ялгап, юлдан ял итәрсең, аннан сөйләшербез...

– Бер-ике сүз белән генә әйтеп булмыймы? Авылдамы, юкмы кызларым? Кайсы шәһәрдә?

– Өйгә керик әле, туган. Ике сүз белән генә унике ел өтермәннән соң сөйләшеп булмый инде, – дип, кистереп куйды Хәсән.

Дилбәр пешергән ризыклардан сыйланып, кайнар каты чәйләр эчкән арада хәтер сандыгы ачылып, әнисенең чалымнары, үткән гомер мизгелләре күз алдында биеште Кәримнең. Күңел төбендәге якты хыяллар чынбарлык белән буталып, җанны әрнетте. Өе дә якты, җылы, ризыгы да тәмле, ләкин бу тормыш Кәримнеке түгел шул, Хәсәннеке. Кәрим бүген бу йортта көтелмәгән кадерсез кунак кына. Ул түземсезлек белән балаларының язмышы ачыклануын көтсә, Хәсән зур тырышлык белән сүзне читкә борып, рәте-чираты булмаган мәгънәсез сүз сөйләп утырды. Кәрим сабырлыгы беткәнен исбатлап, хуҗаның иңбашына кагылды, тонык тавыш белән:

– Хәсән, җитте. Сый-хөрмәтеңә рәхмәт, шулай да җүләргә сабышып утыруыңнан туйдым. Сөйлә. Минем кызлар кайда? Аналары кияүдәме, кызларымны кыерсытмыйлармы? Мин аларны күрә аламмы? – дип, өстәл артыннан кузгалды.

– Ярар. Тынычлан. Сөйлим. Дилбәр, тегене куй әле...

Хатын ялт кына өстәлгә шешә белән ике чәркә чыгарып куйды. Артыннан яшен тизлегендә кабымлыклар, ысланган ит, тозлы кыярлар барлыкка килде.

– Син бар, Кәрим туганга урын хәстәрләп куй да, ят. Без бераз сөйләшеп утырабыз.

Дилбәр дәшми генә, тавыш-тынсыз боерганнарга буйсынып йөри. Ни кушсалар шуны башкара, кая кусалар шунда йөгерә.

Хәсән нәни бәллүр чәркәләргә, тамызып-тамызып, акрын гына шешәдәге сыеклыкны агызды. Уйчан карашлары тулы чәркәләрне озак гипнозлап торганнан соң, җитез хәрәкәтләр белән берсен авызга озатты. Буш савыт шап итеп өстәлгә утырды. Кәрим кагылмады:

– Сөйлә!

– Сөйләр нәрсә юк инде монда, Кәрим. – Авызына кыяр белән ит тутырды туганы, шуны озаклап чәйнәде, – Фашист калдыгыннан шәфкать көтәсе юк иде. Бөтен авыл хәйран калды аңа. – Ашыга-ашыга тагын нидер кабып куйды Хәсән. Соңгы тапкыр ашый диярсең. Тагын берне йотты.

– Сине алып киткәч, бер-ике көн елады хатының. Аннан бер үзбәк белән чуала башлады. Күпмедер вакыт кача-поса очрашып йөрделәр. Анаңнан шүрләде күрәсең. Мәрхүм анаңны җирләгәч, оятын да, акылын да җуйды марҗаң.

– Кызлар кайда дим мин сиңа? Тамара турында сорамыйм.

– Аптыраттың инде! – Хәсән, ут капкандай, кызуланып китте, каушавыннан айнып, куркуыннан арынып, дулап кычкыра башлады:

– Кызлар кайда имеш... Хатының вокзалда ташлап калдырган аларны. Үзе теге үзбәге белән качкан. Ана түгел ул! Фашист, фахишә! Ике сабыйны вокзалда: “Туңдырма алып киләм”, – дип алдап калдырган. Ишетәсеңме, вокзалда ташлап калдырган ул кызларыңны! Балалар йортында үсә алар.

Кәрим колагы ишеткәннәргә ышанмас булып утырган җиреннән сикереп торды. Ташып чыккан җан ачуы белән тулы чәркәне кулына алды. Олы куллар учына кереп югалган бәллүр шыгырдап уалды, кыйпылчыклар канлы аракы тамчылары белән идәнгә агып төште.

Хәсән усал күзләрен Кәримнең каушаган йөзенә үк китер дә:

– Тагын беләсең киләме?! Сөйлимме? Эч, нигә эчмисең? Элек эчә идең бит! Шул эчүең аркасында эләктең бит инде! Эчә-эчә тыңла, бу гына түгел! Синекеләр вокзалда калганы белән бәхетле әле... Олы кызың, теге немец каны акканын кая диген?!

– Рита кая? Ни эшләттеләр аны?!

– Сатканнар! Мал саткандай, сатып җибәргәннәр. Милиция ничә ел эзләде, тапмады. Юк, кыз да юк, хатының да юк!

“Ничек?! Ничек инде ана кеше үз баласын сатсын? Моның булуы мөмкин түгел. Ничек ул нарасыйларны вокзалда ташлап китәсең?!”

– Нәрсә сөйлисең син? – диде Кәрим үзенә ят котсыз тавыш белән. Калтыранган куллар ярылырга җиткән башка үрелде. Ир чарасызлыктан сүз тапмый, ишеткәннәренә ышанмый: “Нәрсә сөйлисең син?!” – дип ыңгырашты.

* * *

Ул кичне дә карлы яңгыр ява иде... Гаражда эш иртәрәк бетсә дә, ирләр кайтырга ашыкмады. Кәрим кешедән аерылып, читләшеп йөри торганнардан түгел. Эшен дә җиң сызганып, тәвәккәлләп башкарды, аракысын да коллектив белән “эшләгән кебек” эчте. Итәк астыннан сатучылар байтак иде авылда, шуңа аракы белән агулану очраклары да ешайды. Махмырдан интегүчеләр, алдагы көнне үзләрен тилергәндәй хис итүләрен мәзәк итеп сөйләп йөрүчеләр саны артты. “Берәр нәрсә кушкан булсаң, үзеңә үпкәлә, зарланып йөрерлек булмасын”, – дип кисәттем, Люсәне. Ул марҗа булса да, чиста хатын, самогонын да алдым, шәп куа. Куәтле була аныкы”, – дип, Дамир мактый-мактый бүлде. Сүз артыннан сүз кузгатып, уртак зарларны зарланып байтак эчелгән. Инде мәҗлеснең “озатышу” өлеше дә тәмамланып килә. Дамир белән Кәримнең юллары тыкрык башында аерыла. “Сине өеңә мин озатып куярга тиеш. Син минем дустым, мин синең өчен “головой отвечаю”! Шунда катып үлсәң, суыкта егылып ятып, чир алсаң... Мин сиңа да, үземә дә моны не прощу!” – сабак ятлаган балалардай иҗекләп, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, үзләрең хаклылыгын раслап азапланды алар. Ирләрне дуслык кына түгел, үзсүзлек, бер-берсе өчен тойган җаваплылык та берләштергән ахры. Уртак бер фикергә килә алмагач, Дамирның гаражда, баш төзәтергә дип, яшереп калдырган самогонын эчәргә булдылар. Ике дус, башларына килгән яхшы фикерне хуплый-хуплый, кире борылдылар.

Калган гомере буе Дамир шул тыкрыкны әйләнеп узарга тырышачак. Теге кичне Кәримне күндерә алмаганына, тикшерүләр вакытында дәшми калуына үкенеп яшәячәк.

Иртә белән авылда Кәримнең кулга алынуы турында хәбәр таралды. Баксаң, таңда ферма янында бер хатынның үле гәүдәсен тапканнар. Ферма янәшәсендә, салам эскерте төбендә, сазга батып пычыранып беткән, исереп йоклап яткан Кәрим, ә унбиш адым читтә мылтык булган. Вакыт узгач, мәетнең, авылдан-авылга урлашып йөргән, бер бомжның хатыны булуы ачыклана. Күрше авылларда аларны икесен күрүчеләр булган. Соңыннан теге бомж да табыла. Милициягә Кәрим өстеннән гариза яза. Ягъни, Кәрим аларга бәйләнгән, ирне кыйнаган, ә хатынны атып үтергән.

Кәримне мылтык тотуда һәм кеше үтерүдә гаепләп, төрмәгә утырттылар.

Шул төнне Дамирның хатыны ирен бүтән эчмәслек итеп, азрак сабак укытып алу максатыннан җизнәсе белән әтисен ярдәмгә чакыра. Алар Дамир белән Кәримне гаражда табалар. Ике дус исереп, үз-үзләрен белештермәс хәлдә йоклап яткан була. Ата кеше Кәримне җилтерәтеп урамга чыгарып җибәрә, Дамирны яхшы гына тукмап, мотоциклга салып алып кайтып китә. Икенче көнне Кәрим турындагы хәбәрләрдән соң, кияүне эчүдән биздерү әмәле дә туа. Узган төнне хәтерләмәгән иргә: “Ферма янында син дә бар идең. Ни бүлешкәнсездер, сазга, канга баткан идең. Табып алып кайтканга рәхмәт әйт! Төрмәдән котыласың килсә, Кәрим мине өйгә кадәр озатып куйды, диярсең. Хатының өйдә кунганыңны раслар. Эчмәскә сүз бирсәң генә төрмәдән алып калабыз”, – дип ышандырып куялар. Дамир күнә.

Кәрим протоколдан дустының күрсәтмәләрен укыгач, өнсез кала. Ул бит гаражга кайтып самогон эчкәннәрен хәтерли.

– Хәзер дә башны катырырга җыенасыңмы? – тикшерүче мыскыллы караш ташлап кул куярга протокол суза. – Дустыңны озатканыңны хатыны, туганнары күргән, ә син эчеп утырдык дип барасың...

– Ярар. Ничек бар, шулай языгыз. Мин күп эчкәнмен, хәтерләмим. Дамир хаклыдыр.

Шушы сүзләр белән ул бар гаепне үз өстенә алды. Кылган-кылмаганын Кәрим үзе хәтерләмәгәч, кем тикшереп ятсын! Унике ел чәпеделәр дә куйдылар.

Тамара башта бик өзгәләнде. Суд залында үксеп-үксеп елады, җан ачысы белән дөньясын, кешеләрен каргап кычкырды. Ә соңыннан хат та язмады, килмәде дә. Бер кисәк такта чәй дә салмады төрмәгә. Әнисенең хатлары килүдән туктагач, аның үлеме турындагы хәбәрне төрмәдәшләре үз туганнары артыннан белешеп алды. Шунда да Тамара бер хәбәр дә салмады бит. Дамир та язмады...

* * *

Кәримнең кайтып төшүе Хәсән өчен аяз көнне яшен суккан кебек булды. Ул үз-үзенә урын тапмады.

– Мин алмасам, Тамара йортны башкага саткан булыр иде. Күзе тонган иде бит аның, акылы киткән иде. Җүнле хатын балаларын ташлыймы соң, кызын коллыкка сатамы? – дип үз-үзенә сөйләнде.

Тел сөяксез – сөйләр, ә күңел үз гаебен белә. Өч баланы, Кәримне танышлары аркылы пропискадан төшереп, йортны үзләштерде Хәсән. Ул Кәрим бүтән кайтмас, дип ышанган иде шул, ә сабыйларның язмышы аны борчымады. “Мин бит Тамара кызларын үзбәккә алып китәр дип уйладым”, – дип Хәсән эчте, җикеренде, акланды, елап та алды.

– Бу кадәр бетеренмә инде, Хәсән. Кәримдә дә синең кайгы

түгел, ул йорт даулап кайтмаган, балаларын эзли, – дип, юатмакчы булды Дилбәр.

– Кысылма. Нәрсә беләсең син, фахишә! Кешемени син? Кысыр җан, ни ир, ни хатын түгел! Нәрсә аңлыйсың син...

Хәсән күзләрен тондырып хатынына ябырылды. Тамарага, Кәримгә, беренче хатынына, үз-үзенә чыккан ачуын Дилбәрдән алды. Аларның язмышлары буталып беткәнгә, читтән кайткан ялгыз хатын гаепле иде диярсең. Бала таба алмавы, үз хәсрәтен эченә яшереп, сабыр була белүе, уңганлыгы, тырышлыгы белән гаепле иде.

– Үтерер идем үзеңне, валлаһи үтерер идем... – дип, ыслап чыгып китте Хәсән. Дилбәр кыйналган тәнен җыя алмый идән уртасында озак ятты. Аннары торып юынды, яраларын бәйләштереп куйды. Икенче көнне берни булмагандай йорт эшләрен башкарды. Табак тутырып коймак пешерде, җыештырды, кер юды, мунча якты. Этнең өзгәләнеп өрүенә сискәнеп тәрәзәгә караса, Кәрим, әрдәнә төбенә чүккән килеш тартып утыра. Дилбәр чәен кайнарлап, өстәл әзерләде, кунагы керергә ашкынмавын аңлагач, үзе чыгып эндәште:

– Кәрим, туган, ник кермисез?! Туңгансыздыр, карыныгыз ачкандыр бит, әйдә йортка узыгыз, – дип кыстады.

– Рәхмәт, Дилбәр. Хәзер керәм, – Кәрим ашыйкмый гына тартып бетерде, авыр гәүдәсен чак күтәреп, йортка юнәлде. Ишек аллары чирәм, капкадан йорт түренә, каралтыларга таба җыйнак кына кирпеч сукмаклар сузылган. Өй алды баскычлары яңа сайгактан, идәннәр ышкып юылган, тәмле агач исләре борын канатларын иркәләп, кытыклап тора. Өйнең ишеген ачып җибәрүгә кайнар аш, коймак исләре үпкәләргә кереп тулып, ач карынны үрти үк башлады. Тәүлек буена тәмәке төтененнән башка берни күрмәгән карын кыргый җанвар тавышлары чыгарып уңайсызландыра. Өй эче иркен, якты. Мичне сүтеп, газ керткәннәр, яңа җиһазлар алганнар, стена, идәннәрне яхшы келәмнәр белән тышлап куйганнар. Тәрәзә саен гөлләр, өй эче үзе дә бер матур гөл кебек булган.

Алар Тамара белән яшәгәндә бүлмә уртасында мич тора иде. Кәрим аны үзе сылап, үзе агартып куймаса, марҗа хатын кагылмады да. Боларның тормышы яхшы, җиһазлары да бай. Кәрим Дилбәрне күзәтә башлады. Хатынның беләгендә кара көйгән эзләр күреп, җитез хәрәкәт белән Дилбәрнең кулын эләктерде:

– Нәрсә бу?

Хатын куркып, каушап калган йөзенә ясалма елмаю чыгарып:

– Берни түгел, бәрелдем. Җитешим дип, кызу-кызу кабаланам да, менә шулай яраланам инде... – дип такмаклап, кулын тартып алды хатын. Аш китерде.

– Хәсән сине кыйныймы?

– Кәрим, туган, бу хакта сүз куертмыйк. Бу – ир белән хатын эше.

– Нәрсәдән куркасың?

– Ялгызлыктан. Минем ялгыз картаясым килми, Кәрим, туган. Мин бит бала таба алмыйм. Кемдер булганыннан ваз кичә, ә мин үземә бер иптәш тә үстерә алмадым. Шуңа ничә ирдән аерылдым. Кайсы кимсетте, кайсы кыйнады, кайсы башкага чыгып китте. Бер никахым уңган иде. Без дүрт ел бер-беребезгә каршы сүз дәшми, аңлашып яшәдек. Мин аның белән бәхетле картлыгымны каршылаган булыр идем.

Дилбәр һава җитмәгән кешедәй тирән-тирән сулап куйды. Бушлыкка төбәлгән карашын Кәримгә күтәреп:

– Иремне кадап үтерделәр. Бүрек өчен, капка төбендә. Шунда салдырып кына китсәләр ни булган? Бүреген алып, кадап киткәннәр. Күңелем сизгәндәй, каршы алырга чыккан идем. Канлы гәүдәсе коймага сөялгән көе тора. Йөгереп килеп кочагыма алдым. “Сиңа, эчке кесәдә, туган көнеңә” дип гыжлады да, менә шушы кулларымда җан бирде. Эчке кесәсендә алтын алка булган. Туган көнемә алган...

Дилбәр сулкылдап елап җибәрде. Ул калган тормышына битарафлык белдереп, әнисе өйрәткән хатын-кыз вазифаларын үтәп, көн күрә. Ир-ат затыннан якты чырай күрмәгән, яхшы сүз ишетмәгән бу бәхетсез хатын тормышта бәхетле булырга өметен өзгән күрәсең.

– Гафу ит, Дилбәр. Хәсәнгә ничек килеп эләктең соң син, аның

хатыны башка иде бит?

– Алар аерылыштылар. Хатыны бүтәнгә чыкты. Хәсән ялгыз торганчы, дип тәкъдим иткәч, мин дә сайланып тормадым, ризалаштым. Шунда Тамараң йортын сата икән, дигән хәбәр таралды. Без аны кире күндермәкче идек, ничә бардык... Ләкин файдасы булмады. Шуңа күрә синең йортыңны үзебезгә сатып алдык. Гаепләмә безне, Кәрим, туган. Без синең йортыңны сатып алуыбызда түгел, башка нәрсәдә гаепле. Тамара кызларын авыл кешесенә калдырып китмәкче иде. Безгә дә тәкъдим итте. Ләкин шикләндек. Кеше баласы бит, кыз бала бит. Ул-бу булса, гомер буе җавап тотасы. Җитмәсә, Тамара балаларны акчага алмашка калдырырга тели иде. Йорт өчен түләгәннән соң, ул сораган күләмдә акчабыз да булмады. Дөресен әйткәндә, ана кеше үз баласын сатарына ышанмадык та без. Хәзер акчаны алыр да, теге иярчене белән типтереп, туздырып бетергәч, балалар белән йортны даулап кире кайтыр, дип курыктык. Ходай Тәгалә миңа бала үстерү бәхете татып карау мөмкинлеге биргәндер, ә мин куркып калдым. Сынаттым. Катырак торсам, Хәсән дә күнгән булыр иде, аларны алып калмавына ул да үкенә. Хәсән районга барып эзләп йөрде кызларыңны. Үзебезгә тәрбиягә алыр өчен балалар йортына, милициягә гаризалар язды. Бирмәделәр, соң иде. Олысын сатып, кечеләрен вокзалда ташлап калдырып киткәнен ишеткәч, авыл хәйран калды. Тамара баласын тәкъдим иткән һәр гаилә, акча жәлләп, куркып, кызларыңны алып калмаганнарына үкенде. Без дә үкенәбез... Тик ни файда.

Кәрим телсез калды. Ул гаеплеләрне эзләп кайтмаган иде лә. Ул бары тик кызларын күрергә кайткан иде. Хәзер ни эшләргә? Гаеплеләрдән үч алыргамы, авылы белән утка очырыргамы?! Ә үз гаебе белән ни кылырга? Ул бит һаман да теге төнне ни булганын хәтерләми. Ферма янына ничек килеп чыкканын, кеше үтергәнме, юкмы – белми. Мылтыгы булмаганлыгын гына яхшы белә Кәрим. Дамирның ялган күрсәтмәләр биргәнлеген белә. Ә теге бомжның хатыны белән нишләп йөргәнен, ул төнне ниләр булганлыгын хәтерләми, белми ир.

Унике еллык ирексезлектән дә зуррак сынауларга этәргән, балалар язмышын хәл иткән төн хәтер дәфтәренең кара түгелгән битенә әйләнде. Тормышыңнан шул битне ертып алып, барысын да кире кайтарып, төзәтеп булса икән! Кәримнең тормышын җимергән, өч кыз баланың язмышын тәмугка әйләндергән караңгы, көзге төн. Ул шулкадәр караңгы ки, аны берни белән дә яктыртып, ул яшергән яман серне ачып булмый. Көзнең дөм караңгы бер төне...

Альбина Гайнуллина