Найти в Дзене
Альбина Гайнуллина

Миңа карамый инде ул... ХИКӘЯ

Ирләрнең дә күңеле тулган чак була. Аңа карап кына һава торышы үзгәрмәсә дә, сизелә ул әйбер, нык сизелә. Бушлыкка төбәлгән карашның сагышы дөньяга түгелсә мәңгелек көз хөкемендә калырбыз күк була. Ап-ак мамык карлы кышларга да керә алмабыз, язы да, җәе дә булмас төсле. Сарыдан сарган елак көзләр генә үкенечләр елгасына зар яңгырын коеп, боек кичләр томанында мәңгелек белән тоташыр. Ерак Себер якларыннан Татарстанга кунакка кайткан Фәйзрахман абзый күңел бушатыр кеше эзләмәде дә үзе. Уйлары гына бераз хәлен алды. Сулышын авырайтты. Йөрәк үзенең ризасызлыгын сиздереп күкрәк читен кагып алды. Аның кагуы баш чүмечендә чыңлаган күк булды. Калага көз түгел, уйлар томаны түгелде, авыр уйлар аякларны богаулап барган юлын бүлде. – Абый, сез ни хәл? – дип дәшкән егеткә дә кул гына изәп куйды агай. “Тәртип” янә, бар да яхшы имеш. Ә йөрәк шаярта. Яшьләр үз язмышы белән шаярган төсле олыгайгач үзең белән шаярта шул ул йөрәк. Хәл белүчегә дә кемдер шалтыратты әнә. Кызып-кызып нидер сөйләштеләр. Еге

Ирләрнең дә күңеле тулган чак була. Аңа карап кына һава торышы үзгәрмәсә дә, сизелә ул әйбер, нык сизелә. Бушлыкка төбәлгән карашның сагышы дөньяга түгелсә мәңгелек көз хөкемендә калырбыз күк була. Ап-ак мамык карлы кышларга да керә алмабыз, язы да, җәе дә булмас төсле. Сарыдан сарган елак көзләр генә үкенечләр елгасына зар яңгырын коеп, боек кичләр томанында мәңгелек белән тоташыр.

Ерак Себер якларыннан Татарстанга кунакка кайткан Фәйзрахман абзый күңел бушатыр кеше эзләмәде дә үзе. Уйлары гына бераз хәлен алды. Сулышын авырайтты. Йөрәк үзенең ризасызлыгын сиздереп күкрәк читен кагып алды. Аның кагуы баш чүмечендә чыңлаган күк булды. Калага көз түгел, уйлар томаны түгелде, авыр уйлар аякларны богаулап барган юлын бүлде.

– Абый, сез ни хәл? – дип дәшкән егеткә дә кул гына изәп куйды агай. “Тәртип” янә, бар да яхшы имеш. Ә йөрәк шаярта. Яшьләр үз язмышы белән шаярган төсле олыгайгач үзең белән шаярта шул ул йөрәк.

Хәл белүчегә дә кемдер шалтыратты әнә. Кызып-кызып нидер сөйләштеләр. Егет уңайсызланып булса кирәк, пышылдауга күчте. “Сиңа әйтүе рәхәт, кызлар белән эшең гел пешеп торгач”, – дигән булды. Як-ягына каранып, күкләрдән ярдәм сорагандай башын югары чөеп алды да, авыр сулап телефонын кесәсенә шудырды. “Попробуй, имеш. Якын килеп кара хәзерге кызларга!” – дип мыгырданды. Йөрәк фронты тынычлык белми инде ул. Яшьтән тынгылык юк аңа.

– Абый, утырып хәл җыегыз. Сезгә чыннан да ярдәм кирәкмиме? – дип тукталыш будкасына сөялеп торган Фәйзрахман картка дәште егет. Бераз уйланып торгач, үзе үк килеп, бабайны җитәкләп алып барып утыртты.

– Рәхмәт, улым. Тәртип. Шаярта гына ул. Сәбәбе бар, – дип бар көченә елмаеп куйды абзый. – Татарстаннан еракта яшибез без. Күптән түгел карчык белән туган якларга кайтып төштек. Ерактан кайткан кешене кунак итәргә юмарт бит инде безнең халык. Туганнар табыннар корып аш итте. Кунакка йөреш башланды. Һәркайсы чакырып кына тора, – дип янәшәсендәге егеткә карады. Тыңлый микән дип сынавы. Тыңлый. Башка яшьләрдән аермалы яклары күп бу баланың. Үзенең уйларына бирелгән булса да, картны тыңлый. Башын кагып-кагып куя әнә. Кайгыртучан үзе.

– Менә шушы кайтуда бер танышымны очраттым. Күзләренә карау белән таныдым аны. Чәчләрен яулык астына яшереп, абыстайлар күлмәге кисә дә, үзгәрмәгән. Хәер, ябыгып, битен җыерчык басып бетсә дә, карашы онытылмаган икән, барыбер таныр идем. Исеме белән эндәшкәнемне сизми дә калдым. Ул да ипле генә елмаеп, баш кагып күреште. Хәл белештек...

Яшь чакта мин бу кызга ифрат гашыйк идем. Гомер буе сагынып, яратып яшәдем дисәм дә, ялган булмас. Алай кыюсыз, мокыт та булмадык үз вакытында. Ләкин әллә ничек, менә шушы затка ачылырга йөрәгем җитмәде. “Миңа карамый инде ул...” дигән уй күңелемә ничек кереп оялагандыр. Серемне бер кешегә – дус егеткә генә ачтым. “Кире какса даның чыга инде, башкаларга көлке була,” – дип ул да йөрәккә шом салып куйды. Озын сүзнең кыскасы, тоттым да башкага өйләндем.

Карчыгым яман булмады. Үземне дә яратты, әти-әнине дә. Тату гына яшәдек, балалар үстердек. Шулай еллар узганы сизелмәде дә. Ә теге көнне аштан кайткач:

– Бер-берегезне ничек таныдыгыз? Мин апайдан сорап кына кем икәнен аңладым, – дип карчыгым үзе сүз башлады.

– Авылдашлар бит... Ул да онытмаган икән, – дип сер бирмәскә тырышам моңа.

– Аның онытмаганы билгеле инде. Онытырлык булмагандыр анда, – димәсенме гомер иткән җефетем!

Карчыгымның кылларын тарта башлаган идем, әллә ниләр сөйләп бирде. Баксаң, яшьлек мәхәббәтем үзе дә миңа үлеп гашыйк булган икән. Шуңа, оялуыннан кыргыйланып йөргән. Ә өенә кайткач, мендәренә капланып елый торган булган. Аның апасы бу хәлләрне безнең туй алдыннан кызларга сөйләп, минем карчыкка җиткергән.

Шунда искә төште бит, туйга әзерлек барганда, күңелгә шом салып, карчыгымның: “Син ихлас йөрисеңме, җанаш? Өйләнешеп, туйлар иткәч, кычкырып елап калырлык итмәссеңме?” – дип сораганы. Әй дуладым, ачуым килгән иде мондый сүздән.

“Кеше елатып кияүгә чыгарга ниятем юк иде минем, – дип дәвам итте әби. – Әмма гел ярага тоз салып, шуны сөйләп тордылар. Безнең балалар тумый торгач та, “күз яшьләре тоткандыр” дип чәнчеп алдылар. Шуңа күрә читкә ашкынды күңелем. Аның күз алдыннан китәсе килде. Сине дә шушы хискә алданыр дип борчылдым. Сез ирләр, якты чырай күрсәгез, дөньягызны онытасыз бит. Шуннан курыктым”.

Әбием сөйләнеп утырганда ниләр кичергәнемне белсәң, дустым!

Нишләргә? Бер ачылган сер ачылсын әйдә дидем дә, әбигә документларым арасында саргаеп беткән бер кечкенә генә фотосурәтне алып күрсәттем. Кемнеңдер мәктәп альбомыннан урлап, ул төшкән урынын күмәк фотодан кисеп алган идем. Шуны гомер буе сакладым.

– Әстәгъфирулла, ничек бер дә сиздермәдең?! – дип әбием бот чапты.

Хәзер нишлик инде? Гомер узган, итәк тулы оныклар. Яшьлек мәхәббәтемнең дә тормышына күз тимәсен. Карты озын гомерле булмаса да, яшисен яшәгәннәр, балалары бар икән. Кемнедер гаепләүдән ни файда хәзер. Теге чакта үзебез ансат кына нәтиҗә чыгарганбыз бит. “Имеш, карамый ул миңа. Карамаса соң! Егет булгач, карата белергә кирәк. Һич югы яратмавын, бергә була алмавыбызны үзеннән әйттерергә. Күрешеп сөйләшәсе, аңлашасы булган...”

Фәйзрахман абзый торып китте. Бераз бушангач йөрәге дә басылды ахры. Сөйләгән арада сулышы тигезләште, бит алмалары алсуланып китте. Карашындагы сагышы гына таралмады. Шуны тоеп торган яңгыр тамчылары ашыгып шыбырдарга кереште. Үзләренчә дөньяны юып, мәңгелек көз хөкеменнән коткармакчы алар. Яңгыр яңгыр инде ул. Бөтен ел фасылларын да үз итә. Кешене дә аермый. Аңа карт ни дә, яшь ни – барысын да тигез күрә. Абзыйның эзләреннән егетнең телефон экранына күчеп, аның белән кемгәдер хат язуы үзе күңелле бит яңгырга. Эх, җавабы гына озак көттермәсен иде.

Альбина Гайнуллина