Җиһания апа яңа заманга тиз яраклашты. Җитмештән узса ни соң! Кайчан да кеше кебек яшәргә соң түгел. Оныгы Зөлфия дә, күз тимәсен, әтисе алып биргән машинага утыра да әбисе янына ялт кына кайтып җитә. Башкача булуы да мөмкин түгел. Җиһания әбисе булмаса, әтисе машинаны эшләп алырга кушкан иде. Бар, хәзерге бәяләр белән эшләп машина алып кара! Ә әби бер генә әйтте. Шкафында тун астында эленеп торган халат кесәсеннән бер төргәк алып чыкты да: “Зөлфия кызыма бирнәгә җыйган идем. Мә, улым, машина алырга өстәрсең. Машиналы кызга егетләрнең дә яхшысы карар. Минем яныма да ешрак кайтыр”, – диде. Шуңа кайта да Зөлфия. Ике-өч айга бер әбисе белән район кибетләрен, сәүдә үзәкләрен әйләнеп киләләр. Әби авылга кирәк-ярагын ала, җыеп барган акчасыннан оныкка да өлеш тия. Яшьләрнең чыгымнары керемнәреннән зур бит аларның. Әйбер бәясенә дә исең китәр. – Сезне тыңлап тавыкларны бетерәсе булмаган, – дип башын чайкады Җиһания апа. – Кара әле бу күкәй бәясенә! – Әбекәй, күкәй димә инде. Йомырка дип әйт.