Бәла-каза, кайгы-хәсрәт көтмәгәндә килә. Әзерлегеңне дә, ризалыгыңны да сорап тормый. Апас районы Түбән Биябаш авылында яшәгән Резеда ханым Сафина да шулай бер мизгелдә 14 декабрь кичендә йортсыз кала. Кулында авыру бала. Беренче төркем инвалид. Аягына баса алмый. Коляска белән яки стеналарга ябышып кына йөри улы. “Үз йомышына чыгып керә, кулына тотып ашый-эчә, шуңа сөенәм”, – ди Резеда ханым.
– Фаҗига булган кичтә өйдә идегезме?
– Әйе, олы улым гына кайтып җитмәгән иде. Кич бит инде, тугызлар тирәсе булды микән. Малайлар белән чәй эчәргә әзерләнеп йөрим. Мин аш бүлмәсендә. Илназ, залда. Айзат үз бүлмәсендә, ял итә. Кинәт йорт эчләре караңгыланып китте. Дөбер-шатыр килә, нәрсә ишелгәнен аңламыйм. Сөйләргә дә куркыныч. Кымшанырга куркып басып тордым бер ара. Алланың рәхмәте теге түбә башыбызга ишелмәде. Каршы як бүлмәдә туфрак коела. Түбәдә булган бөтен тартмалар, анда сакланган әйберләр йорт эченә тулган. Нигәдер газ шартлады дип уйладым. Калтыранган куллар белән газны томалаган булам. Балаларга дәшәм, үзем елыйм. Яныма уртанчы малай, Айзат чыкты. “Әни өйгә машина керде. Безгә тизрәк чыгарга кирәк”, – ди.Түбә бер як стенадан ычкынып ишелгән һәм чыгар юлны, ишекләрне томалаган. Икенче ягы чак асылынып тора. Без чүмәшеп, шуышып залга чыктык. Илназыбыз курыккан. Айзат абыйсына шалтыратырга куша. Куллар калтырый, телефонны тапмыйм. Олы улым Актанышта иде, эштән кайтып килә. Домашний телефоннан иптәш хатынга шалтыраттым. Аннары 112 гә хәбәр иттек. Кыш көне урамга кия торган бөтен әйбер чыгу юлында, анда узып булмый. Мин эчке күлмәктән генә. Аш бүлмәсендә, залда тапкан әйберләрне кидек. Шкафлар түбә белән басылган. Улым берсенең ишеген ватып киемнәрне алды. Аннары тәрәзәдән чыктык. Урамда халык җыелган иде. Күрше ирләре каршы алдылар. Башта Илназны бирдек. Аннан үзем чыктым. Айзатка карасам, баламның бөтен җире кан гына. Ашыгыч ярдәм килеп туктаган. Малайларны Буага алып киттеләр. Мин елыйм, калтырыйм. Төнге уникедә олы малай кайтып җитте. “Әни, иң мөһиме үзегез исән калгансыз. Сөен! Айзат белән Илназ исән, мин бар. Елама. Йорт салырбыз, яңаны төзербез”, – ди балакаем.
– Сез шушы авылныкымы?
– Мин үзем Октябрьский районыннан. Ирем Рафат белән Казанда яшәдек башта. Әнисе авырый башлагач ул авылга кайтып китте. Әби үлгәч мин дә улым белән килдем. Егерме елдан артык и нде монда. Иске генә кечкенә бер йортта яшәп калдык.
– Ирегез күптән үлдеме?
– 2009 елның май аенда. Аяк өсте йөреп торган җирдән үлеп китте. Йөрәк. Ул исән чакта күпләп мал тоттык. Үзебезчә тырыштык инде. Бераз салыштыра иде, мәрхүм. Ә аннары өч баланы үстерү берүземә калды менә.
– Шулай да йортларны зурайтып эшләгәнсез бит.
– Бөтен кеше шулай диде. “Ирсез булсаң да, төзедең, тырыштың”, – дип әллә күз дә тидерделәрме. Аптыраган инде. Ирем үлгәч улларым белән башта түбәләрне алыштырдык. Тәрәзәләрне, капканы яңарттык, рәшәткәләр куйдырдык. Малайлар үсә. Бер кечкенә булмәдә ятып булмый. Веранда урынын сүтеп дүрткә ун фундамент казып 2017 елда пристрой эшли башладык. Йорт җиһазларын яңарттык. Мунчасын җиткердек. Ул бер көндә генә килми бит. Безнең андый мөмкинлек юк. Бер айда берсен алып, икенче айда икенчесен эшләп куясың. Кредит алдык. Аны түләп бетерәсе бар әле. Быел ишекләр куеп, котельныйда ремонт эшләрен төгәлләгән идек. Йорт эчләрен дә матурладык. Дога кылган саен Аллаһ Тәгаләдән шушы нигезнең рәхәтен күреп яшәргә насыйп итүен сорый идем. Биргәненә рәхмәт әйтеп, шөкер кылып яшәдем инде үзем. Күрәчәктер.
– Йортыгызга кергән КаМАЗ шоферын беләсезме?
– Без ул кешене белмибез. Тәтеш ягыннан дип аңладым.Тормозлары тотмый башлаган. Ул машинаны йортка кертмәскә тырышкан үзе, мунчага таба алып китмәкче булган. Ләкин тәгәрмәчләрен бора алмаган. Аны машинадан көч-хәл белән чыгардылар. Умыртка сөягенә зыян килгән ахрысы. Буада больницада ул.
– Ә сезнең малайлар ни хәл? Ничә яшь аларга?
– Олысы Алмазга 26, уртанчысына 21. Кечкенәсенә 18 тулды. Алар яхшы. Айзатны шул кичне үк туганнар больницадан алып кайттылар. Аяк куллары исән, шуңа куанабыз. Абыйсы яхшы мазьлар алып кайтты, яраларына сөртәбез. Алгы тешләре төшкән. Теш табибына барганнар иде, төзәлсен әле башта дип кайтарганнар.
– Хәзер кайда яшисез?
– Безгә үзебезнең авыл җирлеге рәисе Ябалак авылында вакытлыча торырга йорт тапкан. Беренче көнне туганнарда кундык. Шимбә, 18 декабрьдә шушы йортка килдек. Апас районы администрациясенә гаризалар яздык. “Ташламыйбыз сезне, борчылмагыз”, – диләр. Миңа башта барысы да оныткан, ярдәм итмәсләр кебек иде. Бүген телефон тынмый. Ялгыз түгеллегебезне тойгач җанга җылы керде.
Резеда ханым “ярый үзебез исән калдык” дип торса да, алдагысы да уйландыра торгандыр. Тормыш бик кыйммәт. Исән кешегә яшәр өчен шартлар да кирәк бит әле. Җыелышып ярдәм кулы сузыйк, җәмәгать. Безгә савап, әлеге гаиләгә сөенеч, бер юаныч булыр. Яңа елларны изге эштән башларга бәлки Аллаһ Тәгалә безгә мөмкинлек итеп җибәргәндер бу сынаулары.
Акча күчерер өчен банк картасы номеры: 2202 2003 5703 7736
Сафина Резеда Халимовна, картага беркетелгән телефон номеры: 8(958)627-47-31
Альбина Гайнуллина (19.12.2021 ел)