Найти тему
Интертат

Гөлназ Сәфәрова «Татар Радиосы»ннан киткән: «Интригаларга катышым булуын теләмим...»

Популяр алып баручы Гөлназ Сәфәрова «Татар Радиосы»ннан киткән. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә укучыларының сорауларына җавап биргәндә әйткән.

«Нишләп «Татар Радиосы»нда «Музыкаль каймак»ны алып бармый башладыгыз?» – дип кызыксынган «подписчигы»на Гөлназ Сәфәрова: «Рамил Шәрәфиев, Булат Бәйрәмов, Алмаз Гыйльметдинов һәм миңа «Татар Радиосы»ннан китәргә туры килде. Бәлки, берәр кайчан сөйләрбез. Әлегә интригалар, аларга катышым булуын теләмим. Андый әйберләрдән ерак торырга тырышам», – дип җавап биргән алып баручы.

Бу үзгәрешләр «Татар радиосы» һәм «ТМТВ» каналына директор итеп Радик Артемьев куелгач башланды.

Эстрада җырчылары Радик Артемьевның кайтуы уңай күренеш дип бәяләгән иде.

  • Марат Гәрәев хуҗа булып кайта: «Татар радиосы» һәм ТМТВ каналының оештыручылары үзгәргән
  • «Татар радиосы» баш мөхәррире Рамил Шәрәфиев эшеннән киткән
  • Лилия Кадыйрова «ТМТВ» каналыннан киткән: «Бу сорауга нокта куясым килә»