Британиядә 1,5 ел томау төшүдән интеккән хатынның борынын ампутацияләргә туры килгән. Лиз Мерсер исемле 49 яшьлек ханым елдан артык борыныннан агу турында зарланып хастаханәгә килгәч, анда яман шеш булуын ачыклыйлар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте. Моңа кадәр табиблар аны томау төшүдән дәвалый. 49 яшьлек хатын яман шешнең беренче билгеләре 2021 елның гыйнварында сизә. Аның борыны тыгылган, башы авырта, күзләре яшьләнә. «Мин борынымда төер бар кебек тойдым, бик начар ис тә килә иде», – ди ул. Мерсер табибларга берничә тапкыр мөрәҗәгать итә. Тик аңа спрейларга рецепт бирәләр. Ә дару булышмый. Шулай 4 ай дәваланганнан соң, аның йөзенең сул ягы катып кала, борыныннан еш кына кан ага башлый. Шуннан соң табиблар томография ясый, борын киртәсе тирәсендә инфекция табалар. Ул чакта Мерсер үзендә яман шеш дип шикләнә инде, чөнки аның борыны деформацияләнә башлый, ул кырыйга ава, шешә, кызара. 2022 елның июнендә финал диагноз билгеле була – борын куышлыгында агрессив рак. Шеш шулкадәр зур булып үскә
«Бик начар ис килә иде». Ел ярым томаудан интеккән хатын борынсыз калган
8 января 20248 янв 2024
2
~1 мин