Дубайда яшәүче Илүсә һәм Раушан Миңнегалиевлар әти-әни булган. Блогерлар бу хакта социаль челтәрләрдә яза. Аларның гаиләсендә 4300 грамм авырлыктагы малай дөньяга аваз салган.
- Блогерлар Дубайга ялган турлар сатып, 900 дән артык кешене алдауда гаепләнә, зыян күләме 25 миллион сумнан артык. Адвокат Нагиев блогерларның бу эшчәнлеген «мошенниклык» дип атады, аларга карата җинаять эше кузгатылган. Шуңа да карамастан, алар турларны сатуны дәвам итә.
«Тулгагым кичә төнге 2дә үк башланды. Раушан – бик хисле кеше, ул бик борчылды. Без «ашыгыч ярдәм» чакырттык. Алар 3 минут эчендә килеп, безне бала табу йортына алып китте. «Ашыгыч ярдәм» биредә бик тиз килә. Әлбәттә, ул вакытта мин әле үземне нәрсә көткәнен белми идем. Башымда матур күренешләр генә булды.
Калганын башка көнне сөйләрмен. Әлегә без ял итәбез, улыбыз белән танышабыз. Ашатырга тырышам, тик сөтем юк. Бала күкрәкне алырга теләми. Бәбине бүген җирле вакыт белән 10.05 сәгатьтә таптым», – дип язган яшь әни.
Шунысын да искәртеп үтик, әле кичә генә Илүсәнең бертуган сеңлесе дә әни булган. Апа белән сеңел 1 көн аерма белән генә бәби тапканнар.
Блогерлар Дубайга ялган турлар сатып,