Найти в Дзене
Интертат

Ришат Фазлыйәхмәтов уңышларга ирешергә кем ярдәм иткәнен әйтте

Ришат Фазлыйәхмәтов тормышындагы барлык уңышларга тормыш иптәше Эльмира («Тәтишка» дип атый) аркасында ирешкән. Бу турыда ул социаль челтәрдә язып куйды.

«Тормышта аның аркасында ирештем. Тәтишка – №1», – дип язган ул.

2023 ел бу пар өчен бик истә калырлык булды: алар аерылышырга да, кавышырга да өлгерде. Яңа елны алар бергәләп каршы алган.

Ришат һәм Тәтишканың аерылышу-кушылу тарихына кагылышлы төрле сүзләр йөрде. Ришат «пиар» диючеләргә үзенең җавабын да әйткән иде.

  • Тәтишка Ришат Фазлыйәхмәтов белән аерылышуы турында: «Ир-ат игътибары җитми»
  • Ришат Фазлыйәхмәтов Тәтишкасы белән аерылышкан?
  • Раяз Фасыйхов Фазлыйәхмәтов һәм Тәтишканың аерылышу-кушылулары турында: «Арзанлы пиар»