Алтынчысы Амур ягында Зәйнулла ишан мәчете. Бу авыл тибындә агачтан салынган мәчет. Бу Амурны ишанчылар Мәгмурнә дип йөриләр иде. Бу исем ишанны якын күргән татарлар арасында йөрсә дә, урыслар аны бер дә кулланмадылар. Амур халкының күбрәге руслар: кирпеч заводары эшчеләре, авыл хуҗалыгы белән бәйләнешле ярты крәстиян, Себердән-каторгадан качкан я срогын тутырып кайткан зимагорлар, марҗа-базары сатучылары иде. Увелька буена тезелеп киткән чимечкә мае чыгаручылар, ярлы эшчеләр, кустарлар иде. Урта Азия таварлары белән сату итүче Гата байдан башка күзгә күрнерлек татар бае юк диярлек иде. Монда иң бае сөргеннән кайткан шул мәчеткә мулла булган Зәйнулла ишан Рәсүлев иде.
Бу язма авторы - татар мөгаллиме Хәбиб Зәйни (1890-1967). Ул Троицк шәһәрендә Хәлил хәлфә (1853-1932) гаиләсендә туган. Аның әтисе Җамал Собханколов һәм Яушевлар ачкан “Мөхәммадия” мәдрәсәләрендә укыткан. Троицкида мәдрәсәдә һәм рус-татар земство мәктәбендә башлангыч белем ала. 1908-1911 елларда Истамбулда дәрелмөгәллиминдә укый. Шуннан соң Уфадагы “Галия” мәдрәсәсендә мөгәллим булып эшли, бу уку йортында тәбигать белән бәйле фәннәрне, татар телен укыта, шәкертләргә факультатив рәвештә физкультура дәресләнен оештыра. «Шура», «Мәктәп» журналларында педагогика буенча мәкаләләре басыла. Бу каналда рус телендә Хәбиб Зәйни турында бер язма чыккан иде инде.
Беренче Бөтендонья сугышында катнаша, 1917 елның көзендә 3-нче армия вәкиле буларак Уфадагы Милли мәҗлескә җибәрелә. Совет чорында да Хәбиб Зәйни мәгърифәт юнәлешендә эшен дәвам итә, укыту методикасы буенча төрле китаплар чыгара. Троицкида 1920 нче елларада оештырылган татар-башкорт педагогия техникумның беренче директоры булып эшли. Уфадагы педагогия институтында (хәзерге – БДУ) география факультетын оештыручылардан, аның беренче деканы. Репрессия елларында Урта Азияга күченә, анда төрле югары уку йортларында география фәнен укыта. Әмма нахакка гаепләнеп, 1938 елда кулга алына, 1944 елга кадәр Колыма лагерьларында эшли. Иреккә чыккач, гаиләсен Кыргызстандан эзләп таба. 1950 нче еллар ахырында Уфага кайта. Тәкъдим ителгән өзек Хәбиб Зәйни оныклары гаиләсендә сакланган кулъязмадан алынды. Бу истәлекләр 1960 нчы еллар башында язылган.
"Зәйнулла ишанның приемный бүлмәсендә..."
Аның ике катлы өйе алдында һәр вакыт күп җиккән атлар бәйләүле тора иде. Арба артына саба белән кымыз, тарантас кәрзиненә аякларын бәйләп салган куй, тәртәгә бәйләнгән тана.. булар барында тирә-яктагы казах феодалларының ишанга китәргән садакалары иде. Атна кичләре монда бәйләнгән атларның саны тагы күбәя, байракларының ат-арбалары эчке курага кертелгән була иде.
Зәйнулла ишанның приемный бүлмәсендә бигрәктә атна-кичләрдә кеше шыгрым тулы була иде. Ул 30-35 квадрат метрлык бүлмәдә идәнгә зур ашъяулык җәелгән, тирә яклап табак юрганнары түшәлгән. Табынның түбәнге башына сәгать саен алмаштып торыла торган зур самавыр чаҗелдап кайнап тора. Табынга биш алты тәрилкә белән гель өстәлеп тора торган ит пәрәмәче, сумса, кабартма, коймак кебек ашамлыклар килеп тора иде. Бульмәнең икенче як ялдында ике-өч хатын буларны зур казаннарда пешереп, саклыкка 4-5 самаурны кайнатып торалар иде. Монда хезмәтчеләр ишанның мөрит хәлфәләре иде. Алар көн саен иртәдән кичкә тиклем шунда тамаклары туя, кесәләре садакага тула иде. Эчләрендә зурраклары Баһман хәлфә иде.
"Үзе гел башкортча сөйли иде"
Зәйнулла ишан үзе шул булмәдә астына аркасына зур мендәрләр куйдырып тураеп утырырга тырыша иде. Ул үзе мин күргән карт көнендә рекугга киткән кеше кебек нык бөкере иде. Карт булса да үткен кара күзе үтәдән үтә карый иде. Үзе гел башкортча сөйли иде. Бүлмәсенең өч-дүрт стенәсе шурлекләр белән түшәмгә тикле сары кәгәзле мисер, истанбул, һинд, иран басмалары калын китаплар белән тулган иде. Чалкасына ятып бөкересен рәтләп туры утырган кебек ишан хәлфәләреннән әле бер, әле икенче китапны сорап алып, аларны төбе белән тезенә терәп, төрле җирләреннән укып шунда җиналган халыкка нечкә тавышы белән вәгаз сөйли иде. Вагазлар туры килгән төрле темага була иде. Аузы кибеп китсә чәй сорап ала иде. Туктаусыз яуган акчалата садакаларны тез астындагы яулыкка җиный бара иде. Анда 25-10-5 сумлык кәгәз, алтын акчалар арасында вак көмешләр дә күп була иде.
"Гипноз һәм өшкерү файда бирә имеш хәбәре таралган иде"
Ишанның ишеге һәр кемгә ачык булса да, аның бүлмәсенә сайланган кешеләр генә керә иде. Пәрәмәч сумса, кабартма пешкән куй маеы исләре еыракка аңкып ачларын-хәерчеләрне үзенә тартса да ишек төбендәне аның морид хәлфәләре кунакларның кәүешләрен саклау сылтауы белән аларны: - Барыгыз мәчет капкасына, хәзер хәзрәт өйләгә гә, җомгага чыга, шунда сезгә садака бирер, монда кунакларга комачаулап йөрмәгез!”, дип үзләрен куеп тора иде. Килгән хатын-кыз кунакны икенче бүлмәгә кертәләр. Хәзрәт килгәнче алар белән абыстай занимать итеп тора иде. Пристав, полицейский килсә аны икенче бүлмәгә кертеп 5-10 сум садака биреп тиз генә озаталар.
Кабинеттагы кунакларга хәлфәләр күбрәк Баһман хәлфә кулындагы куш уч зурлыгы мәгҗүннән борчак кәдәр чеметеп алада, кунакларга тарата. Ашагач суек су эчмәскә ессе чәй генә эчәргә кирәклеген әйтә.
Ишанга күп кенә аурулар да килә иде. Ул аларны ныклап карап, чирләрен алай сорашып тормый элек костыру ташын изеп эчәргә бирә. Аннан тирләргә мәгҗүн бирә. Килгән ауруларның күбрәге казахлардан, я башкортлардан була иде. Ишан аларны өшкерә, дога ики. Ерак җирләрлдән җеннәнгән ауыруларны китерәләр. Гипноз һәм өшкерү файда бирә имеш хәбәре таралган иде. Уфадан бер ничә бөлгән бай килеп акылдан язуын җиңеләйтеп кайтканнар имеш дигән хәбәрне ишеткәнем бар.
"...Урыс суйган ит, марҗа караган таук. Ни эшләргә..."
Ишанның эшне үтәдән үтә күрә алуен шундый әңгәмәләр белән куәтлиләр:
Стәрлибаштан бер ахун Зәйнулла ишан мөрите, сабак алырга, өстәмә зикерләр алырга Тройцскигә ишанга юнәлә. Яиләбедә ямщик көткәндә бер марҗа квартиренә туктый. Юлга алган баурсак, казлыклары туйдыра. Берәр яңа пешкән нәрсә ашасы килә. Ит алып я таук суеп шулпа пешертсә, урыс суйган ит, марҗа караган таук. Ни эшләргә: - Я , күкәйдән бер нәрсә булмас. Ул бит кабык эчендә”, дип ун күкәйне куз алдында юдырып самавырда бик итми генә пешертеп ашый.
Чәй эчкәч ямщик тә килеп житә. Хәзерәт икенче көн ишанга керсә, у вагазына, китапка карап: - Ашлауда китап бик сак булырга кушка. Нәфсегез теләгәнне ашый бирмәгез. Ашаган нәрсә үз тәнегезгә таралар. Аның алама начарлыгы нәселегезгә күчәргә мөмкин” ..ди. Колагым ишеткәч, минем марҗа күкәен ашаганны белгән икән. Шул сүзләрне әйткәндә миңа карап куйды” ди. Эшләрне бетереп Әстәрлибашка кайткач абыстагызга хәмел иткән идем. Ул йөкле калып тугыз айдан бер ул бала дөнъяга китерде. Исемен Закир куйдык. Ходаның хикмәте үскәч шул Закир гәҗәр бер урыс тәбигатле булды: чәч үстерә, тәмәке тарта, марҗалар белә йөри...” дип чыннап кайгырып сөйли иде.
Хәбиб Зәйнинең бу истәлекләре беренче тапкыр "Безнең мирас" журналында басылды. Л.Р. Габдрафикова комментарийлары белән, 2022 ел.