Фирдүс Тямаев репертуарыннан «Ялгыз торна», Нурислам репертуарыннан «Һәркөнне керәсең төшемә» җырларын җырлап танылган, мобилизацияләнгән Кама Тамагы районы Келәнче егете Илгиз Мөхәммәтҗанов сөйгәне Ландыш белән никах укыткан. Бу хакта яшьләр «Наш мобилизованный» телеграм-каналында хәбәр итәләр.
«Шактый вакыт узды. Хәзер бу сөенечебезне әйтсәк тә ярыйдыр инде», – дип язганнар алар. Яшьләр инде җәй көне үк, Илгиз кыска вакытлы ялга кайткач никахлашкан булса кирәк.
Илгиз белән Ландышка бәхетле, тигез, озын гомер теләп калабыз!
- Мобилизациядә җырлап танылган Кама Тамагы егете: «Йөргән кызым елап үзәкне өзде»
- Мобилизацияләнгән Илгиз Мөхәммәтҗановның сөйгәне: «Илгиз ялга кайткач, никах укытабыз»