Туганнар арасында беркем дә яман шеш белән авырмаган булса, кеше рак белән чирлиме? Яман шешнең нәселдән килә торган төрләре бар, алар буыннан-буынга күчәргә мөмкин икәнен күпләр белә. Әгәр гаиләдә яман шеш очрагы бер дә булмаса? Бу – бөтен гаиләдә рак булмый, дигән сүзме? Бу сорауларга җавап эзләп, «АиФ» Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Радиология буенча илкүләм медицина-тикшеренү үзәге генераль директоры, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы, Россия Фәннәр академиясе академигы Андрей Капринга мөрәҗәгать иткән. «Кызганычка, бу – миф. Беренчедән, 300 ел эчендә һәр кеше барлыкка килүдә чама белән 4900 кеше катнашкан. Бу вакыт эчендә гаять күп геннар мутациясе барлыкка килгән. Икенчедән, безнең илдәге тарихи вакыйгалар аркасында, кешеләр гаиләсенең тарихын белми, бабалары ни белән авырганын күз алдына да китерми. Ул чакта ЗАГС функциясен башкарган чиркәү кенәгәләре күбесе юк ителгән. Нәселенең сәламәтлеге (гомер озынлыгы, саны, балалары ничә яшьтә туган