– Сәидә Фәритовна, сару кайнау – «изжога»ның нәрсә икәнен һәркем диярлек белә, чөнки һәркем гомерендә бер тапкыр гына булса да аны кичерә. Аның сәбәпләре нинди? – Сару кайнау – күкрәк читлегендә «яндыру» хисе – гастроэзофагеаль рефлюкс авыруының (ГЭРБ) төп, әмма бердәнбер билгесе түгел, бу вакытта түбәнге ашказаны сфинкторы эшләми, һәм ашказаны эчендәге ризык кире ашказаны юлына күтәрелә. Медицина телендә бу «рефлюкс» дип атала. Әгәр дә сару кайнау кешене даими борчый икән, димәк, ул эшләргә, йокларга, кешеләр белән аралашырга да комачаулый. Шул ук вакытта, әгәр дә гастроэзофагеаль рефлюкс авыруыннан дәваланмыйлар икән, ул рефлюкс-эзофагитка әйләнә ала, бу – ашказаны юлы җәрәхәтләре, язва, ашказаны юлында яман шешкә китерә ала. – Бу авыру нәрсәдән килеп чыга? – Гастроэзофагеаль рефлюкс авыруының, башка авырулар кебек үк, барлыкка килү сәбәпләре күп. Аны безнең тормышыбызда бик күп булган даими стресслар китереп чыгара ала. Шулай ук иелеп утырып эшләү, абдоминаль симерү, майның бил өлкә
«Сода коткармаячак»: табиб сару кайнауның куркыныч булуын аңлатты
3 января 20243 янв 2024
3 мин