Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

Уйлап карыйк әле

Мөхтәрәм мөселман кардәшләр! Бер бик намуслы, ихлас күңелле, кешеләргә гел хөрмәт белән карый торган кеше ерак юлга чыга. Үз юлында ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итә, юл һәлакәтенә тарганнарга булыша. Шулай ул 600 км ара узгач бер ГАИ постында моны полиция хезмәткәрләре туктата да, машинасын тентегән булып, аңа: “Машинаңнан наркотик матдә таптык”, дип бәйләнәләр һәм Беркетмә төзиләр, шунда каяндыр ялган шаһитлар да табалар. Ничек уйлыйсыз мөселман туганнарым, бу ГАИ хезмәткәрләренең эшен хуплый аласызмы? Нәрсә дисез? Хупламыйсыз. Бик яхшы, дөрес эшлисез.

Ә менә 600 ел буе кешеләрне яхшылыкка гына өндәп, тәрбияле балалар үстерергә ярдәм иткән, кешеләргә бер-берләренә карата мәрхәмәтле булырга, туганнарның арасын өзмәскә, ата-аналарга игелекле булырга чакыручы, камил төстә Аллаһы Тәгалә тарафыннан төзелгән саф ислам диненә, теге сәяхәттәге машина хуҗасына наркотик матдә ташлап гаепләгән шикелле, Иблиснең кешеләрне ислам диненнән тайпылдырып адаштырыр өчен китереп керткән Маулид бәйрәмен ни өчен хуплыйсыз соң? Иблис шулай ук каяндыр ялган шаһитлар урынына төрле галимнәрнең исемнәрен кулланып ышандырырга тырыша һәм ул максатына ирешә дә. Төрле дәрәҗәдәге имам вә мөфтиләр берсен-берсе уздырып, төрле аш табыннары хәстәрләп, әле ислам диненең нинди дин икәнен анык кына аңламаган мөселманнарны шул мәҗлесләргә чакыралар. Алар халыкка ислам дине урынына ислам динендә булмаган, ягъни камил итеп аңлатылган Коръәндә язылмаган, Укытучыбыз – Пәйгамбәр Мөхәммәд с.г.в. тарафыннан эшләп күрсәтелмәгән бидгать гамәлләрне – шәригать гамәлләре итеп күрсәтәләр. Үз чиратында инде алданган милләттәшләребез саваплы гамәл кылабыз, дип шул имамнар хуплаган бидгать гамәлләрне кылыр өчен мәҗлесләргә шул имамнарны чакыралар.

Маулид “бәйрәме” белән ислам диненә бидгать ишекләре ачылганнан соң, шул ишектән нинди генә бидгать гамәлләр китереп тутырмады бу Иблис мәлгун. Иблис бернәрсә дә эшли алмас иде, әгәр имам вә мөфтиләр аңа ярдәм итмәсәләр. Әйтик әрвахларның өчен, җидесен, кырыгын һәм елын уздыруларны Әби патша тарафыннан куелган беренче мөфти Мөхәммәдҗан бине әл-Хөсәен аша 1788-89 елларда гына кертеп җибәрделәр.

Бүгенге көндәге милләттәшләребез “мин болай да мөселманмын”, дип үзләрен юатып, (дөресрәге үз-үзләрен алдап) намаз уку, ураза тоту кебек фарыз гамәлләр белән мәшәкатьләнеп тормасалар да, менә шушы бидгать гамәлләрне ертыша-ертыша үтиләр. Шул бидгать гамәлләрдән булган мәҗлесләрдә бер ярты сәгать чамасы акча алмашып уйныйлар һәм алар моны “садака тарату”, дип атыйлар. Мәҗлескә садака таратырга ниятләп килүчеләр ничә сум белән килгән булсалар, шул күләмнән 10-20 сумга гына кимрәк акча белән кайтып китәләр. Ә менә өстәл башында утыручы имам инде елмаеп: “Мәҗлесләрдән соң ни өчендер минем машинаның багы бензин белән тула”, дип шат йөз, кызыл чырай белән кайтып китә.

Аллаһы Тәгалә тарафыннан фарыз кылынган гамәлләр урынына менә шундый бидгать гамәлләр кылып, без Раббыбызның ачуын китергәнгә күрә, мөселманнар Рәхмәтлебезнең рәхмәтеннән коры калдык. Шуның өчен бөтендөнья террорчылары ислам диненә һәм мөселманнарга карата террор оештырып, мөселманнарның үзләрен террорчылыкта гаеплиләр.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: үзләрен мөселман дип санап йөрүчеләр “берләшкән хәлдә Аллаһының арканына тотынмый” торып һәм ислам диненә каерып ачылган бидгать ишекләрен шапылдатып япмый торып, ислам дине дошманнарының мөселманнарны террорчылыкта гаепләүләреннән, мөслимә кызларыбызның яулыкларын мәҗбүри салдыруларыннан котылып булмаячак, чөнки гөнаһылы каумга яуыз каумне Раббыбыз ирекле кылды. Бары тик Аллаһының рәхмәтенә ирешеп кенә Аның иксез-чиксез ярдәменә ирешеп булачак. Ә моның өчен бары тик катгый төстә Коръән һәм Сөннәт кушканча гамәл кылып кына ирешеп була. Шунысы кызганыч, динне дөнья көтәргә җиңел бер кәсеп итеп алучы имам вә мөфтиләр халыкны Коръән һәм Сөннәт кушканча яшәргә чакырырга атлыгып тормыйлар шул.

Рәсим хәзрәт Хәбибулла.