Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Интертат

Петропавловка авылына самолеттан ялгыш бомба төшеп киткән – ярты урам юк

Воронеж өлкәсе губернаторы Александр Гусев хәбәр итүенчә, Острогожск районындагы Петропавловск авылы өстеннән очкан самолеттан ялгыш бомба төшеп киткән. Губернатор «аварияле төшеп китү» дип атаган. Корбаннар юк, 7 йорт җимерелгән. Авыл кешеләрен пансионатка күчергәннәр. Телеграм-каналларда видео да чыкты. Моны башта Украина һөҗүме дип кабул иткән булганнар. Оборона министрлыгы «авиацион хәрби припасларның штатта каралмаган очракта төшеп китүе»н таныган. Комиссия килгән зыянны исәпли.

Воронеж өлкәсе губернаторы Александр Гусев хәбәр итүенчә, Острогожск районындагы Петропавловск авылы өстеннән очкан самолеттан ялгыш бомба төшеп киткән. Губернатор «аварияле төшеп китү» дип атаган. Корбаннар юк, 7 йорт җимерелгән. Авыл кешеләрен пансионатка күчергәннәр.

Телеграм-каналларда видео да чыкты. Моны башта Украина һөҗүме дип кабул иткән булганнар.

Оборона министрлыгы «авиацион хәрби припасларның штатта каралмаган очракта төшеп китүе»н таныган. Комиссия килгән зыянны исәпли.