Һәр украинлы иртәме-соңмы сайларга тиеш: качак булыргамы яки ил алдында үз бурычыңны үтәргәме, дип белдерде Яңа ел мөрәҗәгатендә Украина президенты Владимир Зеленский. Видео «YouTube»тагы администрация битендә эленгән. Моның турыда РБК яза. «Беләм, бервакыт һәр украин кешесенә үз-үзенә: «Мин кем соң?» – дип сорау бирергә һәм кем булырга теләвен сайларга туры килер. Корбанмы, җиңүчеме? Качакмы яки гражданинмы?» – диде Зеленский («Obozrevatel» тәкъдим иткән цитата). Зеленский 2022 елның 24 февралендә Украинада хәрби хәл кертте, ә икенче көнне президент гомуми мобилизация игълан итте. 18 дән 60 яшькә кадәрге ир-атларга илне ташлап китүне тыйдылар. Соңыннан хәрби хәл һәм гомуми мобилизацияне күп тапкырлар озынайттылар. Декабрь уртасында Зеленский Генштаб һәм Украина кораллы көчләре башлыгы Валерий Залужный, аңа өстәмә рәвештә 450-500 мең кешене мобилизацияләргә тәкъдим иттеләр, дип белдерде. Ул хәрбиләрдән төгәл саннар көтүен әйтте. «Бездә ротацион мәсьәләләр, отпуск мәсьәләләре бар, ягъни
Зеленский Яңа ел мөрәҗәгатендә Украина халкыннан сайлау ясауны сорады
1 января 20241 янв 2024
1 мин