«Мәскәүдә булган – Мәскәүдә калсын» дигән видео куйган Салават Фәтхетдинов. Концерт вакытында бер тамашачы аның кулын кыскан һәм җибәрми тота: «Без сине бик яратабыз. Мин сине бик хөрмәт итәм», – дип сөйли ул. Җырчы: «Хәзер мин әйтәм…» – дип котылмакчы була, әмма тамашачы җибәрми. Бу видеоны 100 меңнән артык кеше караган. Абзыйны яратып та, тәнкыйть итеп тә язалар. «Ул аны чак кына өстерәп төшермәде! Пырдымсыз»; «Халык мәхәббәте шундый була инде... Рәхәт тә, авыр да»; «Күңелләр тула, нинди бәхет бу сүзләрне тамашачыдан ишетү»; «Концертында булдык оныгым белән, күп җырларның сүзләрен белеп, кушылып җырлап утырдык»; «Ахыр чиктә җибәрдеме ул аны?»; «Һушы китән тәрбиясез тамашачы»; «Алар әле һаман да шулай торалар, ди»; «Билем калмады бөкрәеп торып, диген»; «И-и, бераз гына «салганский»дыр инде, хөрмәт йөзеннән бит»…
«Чак кына өстерәп төшермәде! Пырдымсыз!»: Мәскәү тамашачысы Салаватны җибәрми тоткан
1 января 20241 янв 2024
1
~1 мин