Шагыйрә Гөлсәрвәр авылдашы – Актаныш районы Уразай авылы егете Айзат Фәйзуллинның якты истәлегенә шигырь язган. «2 декабрьдәге каты бәрелешләрдә Айзат, аягы яраланган көе, тагын бер якташыбыз – Инсаф Әхмәтгалиев белән сугыш кырыннан 6 егетне алып чыгып, госпитальгә озаткан. 17 декабрь төнендә тагын яу кырына керәләр. 25 декабрьгә кадәр булалар. Соңгы көндә Айзатыбыз яралана. Эвакуация өчен караңгы төшкәнне көткәннәр. Караңгы төшәргә 2 сәгать кала Айзат мәңгелеккә китә», – дип аңлатып язды ул безгә. Фәйзуллин Айзат Вәсим улы 1979 елгы, 4 декабрьдә аңа 44 яшь тулган була. Ул былтыр көз мобилизацияләнгән. Айзат энемә (Авылдашым Айзат Фәйзуллинның якты истәлегенә) Ут эчендә йөри бу бала, дип Телгәләнә иде йөрәгем. Җанны өтте, үзәкләрне өзеп, Һәлак булган, дигән хәбәрең… Яраланган күпме егетләрне Алып чыгып дәһшәт эченнән, Айзат энем, күпме гомерләрне Саклагансың бит син үлемнән. Ялгыш килеп тигән ядрәләрдән Синең яшь гомерең өзелгән. Онытылмаслык булып, ул көннәрдән Якты эзең кала үзеңнән.
Шагыйрә Гөлсәрвәрнең авылдашы һәлак булган: «Үксепләр елый-елый яздым шигырьне»
1 января 20241 янв 2024
1
1 мин